Әллә тәвәккәллисе инде?
Бер генә хатын-кыз димәктән… Әллә, минәйтәм, икехатынлылыкны тәккә генә мактамыйлар инде?!
Ходай насыйп иткәч, тагын язларга исән-имин килеп җиттек. Кара көзләргә кереп барганда, алда әле салкын кышлар да бар, язларны кабат әллә күрәбез, әллә юк дип йөрәк кымырҗып куйса да, менә ич, һәммәсе артта калды. Әллә кайда – горизонт читендә булып тоелса да, Аллаһның рәхмәте, үтә башлагач, көннәре су урынына ага, айлар арты айлар үтеп, язларга килеп кергәнне сизми дә калганбыз. Әйтәм бит, бер дә юк өчен моңсуланганбыз. Көннәр яктырак, озынрак була башлагач, күңел дә үсеп китте. Ничава, минәйтәм, йөрәккә, кызуырак эшләми хәлең булмас, болай да дүрт ай рәхәткә тиештең, хәзер әнә шул дүрт аеңны дүртләтә чыгарыр чагың җитте. Ну, ярый әле аңарчы тагын бер ай ярымны күчеш чорында эшли аласың дим. Менә шуннан соң башлана, Аллаһы боерса… Иртән дүрттә күзеңне тырмап ачасың да, кичке эңгер-меңгергә кадәр тәгәрмәчтәге тиен кебек бөтереләсең. Көн саен бит ул! Кичтән, юкса, бөтен эшеңне бетереп ятасың, иртән күзеңне ачуга, тегеләр тагын синең белән бергә баш калкыта. Сезон буе бер ук рольне кабатлап йөргән артист халкы кебек, көн туса, шул ук эшләр, шул ук чираты белән каршыңа тезелә. Тавык та чүпләп бетерә торган түгел, чыннаһи! Һәммәсен тәртипләп эшлим, йортыңда, хуҗалыгыңда идеаль тәртип булдырам дисәң, бер генә хатын-кыз һич җитешә торган түгел.
Бер генә хатын-кыз димәктән… Әллә, минәйтәм, икехатынлылыкны тәккә генә мактамыйлар инде?! Бер начарның бер яхшысы буласы икән ич. Өйдә хатын-кыз ничәү булса да һич артасы түгел, анысы. Бигрәк тә җәен. Һәм авылда. Әби-чәбигә дә, кыз-кыркынга да эш җитәрлек диюем. Ул биби-чеби үстергән чорда дисеңме, чүп өсте, печән өстендәме, бәрәңге алгандамы… Көндәлек эшләргә менә шушындый кул-аякны тота торганнары да өстәлгәч, шактый кыенга туры килә шул. Кайчакта эх, шәһәрнең череп баеган байлары кебек аш-су әзерләргә, өй җыештырырга берәр асрау тотсаң да начар булмас иде дип куясың. Тик кая ул безнең хезмәт хакы белән артык җан асраулар!
Ну менә, уч тутырып акча алып эшли торган тагын бер хатын-кыз булса (монысы бөтенләй башка хәл инде), тормыш итүләре үк сразы җиңеләер иде! Әле ул тагын эштән йөгереп кайтып кереп, ике җиңен сызганып, өйдәге эшкә тотынсамы?! Берең ашарга пешерә, идән-өстәл җыештыра, икенчең маллар янына чыгып йөгерә, бакчага су сибә, чүп утый… Эш арасында бергәләп чөкердәшә-чөкердәшә чәй эчәсең, шул арада иртәгеге көнгә план да корасың. Хуҗалыкка нәрсә кирәк, кем кайсы кибеттән нәрсә ала… Ике кулыңа ике сумка күтәреп йөрмисең инде аннан соң. Икегә бүлгәч, анысы да берәр генә туры киләчәк бит. Иртән йокыдан башка кеше хатыннарыннан һич югы ярты сәгатькә генә соңлап торсаң да, бу чын революция булачак. Әй, көнләшеп үләр хәлгә җитәчәк инде теге бердәнбер булып яшәүчеләр. Әле бит бик килешеп яшәгәндә, бер-береңә ял көннәре дә биреп булачак. Атнага бер көн үзең теләгәнчә, ашыкмый-кабаланмый, бернигә борчылмый, хөкүмәт эшенә барып, әзер ашауга кайтып, тамак туйдыргач, аягыңны сузып диванга кырын (яки чалкан) ятып, телевизор карап, гәҗит укып, культурный ял итү – бу бит җәен авыл хатыннарының төшенә дә керми торган ләззәт.
Аның бит әле ничек акча җиткерим дигән проблемасы булмау үзе генә дә ни тора?! Икең ике якта акча эшләп, бөртеген дә әрәм итми гаиләгә алып кайткач, ничек җитмәсен ди ул акча! Әле бит монда бердәнбер булып яшәгән мескен хатыннар йә беркайда да эшләмәүче, алкаш ирен асрый, әле өстәп, аның әҗәтләрен түли, йә көндәлек тәмәкегә-аракыга акча җиткерә алмый тилмерә… Бөтен ирләр дә бер калыпта түгел, анысы. Тик ире ышыгында бер хәсрәтсез яшәгәннәр ничәү дә, гаилә йөген үзе тартучылар ничәү икән – монысын кирәк санаганнар үзегез санап карарсыз инде. Мин исә әйтеп кенә бактым.
Дөрес булса, ир-ат халкы үзе икехатынлылыкка бик үк риза түгел икән. Муеныңа ике камыт, ике элмәк киюгә тиң бит бу дип әйтәләр ди. Янәсе, бер хатынны да көчкә асрыйлар (үзләре белән тигез эшләсәң, акчаны шул чама тапсаң да, хатын асрыйм дигән уй аларның канында бит инде), янәсе, берсенең тавышына да көчкә түзәләр. Анысы, үзаралай гына әйткәндә, чәпчеми тормыйбыз шул. Ул кирәк бу кирәк, ул юк, бу юк, дип тә, күршедәге, тирә-яктагы уңган-булган ирләрне примерга китереп тә чәпчибез… Әй, анысы, ирләрнең риза булу-булмавына карап тормас идек әле, ни дисәң дә, егерме беренче гасырда яшибез. Ирек алганга йөз елдан артык, бу елларда инде бар яктан алар белән аяк терәп тартыша алырлык холыклыга әйләндек. Тик үз арабызда бердәмлек юк икән шул. Әле менә бер көн ахирәтемә әллә минәйтәм, тәвәккәлисе инде, дип икехатынлылык турында авыз ачкан идем, алып китте мин сиңа әйтим.
– Син нәрсә, әллә көндәш булып җүнле хатын килә дип беләсеңме, әллә син карт хатынга җүнле көн күрсәтәләр дип беләсеңме? – ди. – Килен килгән йортта биемнәр алъяпкычны аллы-артлы япкан кебек, йөрерсең ике алъяпкыч асып. Бөтен эше үзеңә булыр, тагын бер мәшәкать кенә артыр ди. Яшьләр хәзер бик үткен, түреңә менеп утырып, синең белән командавать итәргә дә күп сорамас…
– Тәүбә, әстәгъфирулла! Ничек инде, – минәйтәм, – шулай булсын! Ике бөртек хатын-кыз ничек килешеп яши алмасын ди дә, ничек шул йорттагы эшләрне гадел итеп бүлешә алмасын!
Ә ахирәтемнең үз туксаны туксан. Әллә ниткән мисаллар китереп тәки башымны чуалтып бетерде, тәки эчкә корт кертте. Тәвәккәлләмәм, ахры, дөньяныкын кем белгән, берни отмасаң да, ахири әйткәндәй, бердәнбер булып яшәүләргә ни җитә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев