Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ләйсән Кариева: "Сүтеп карыйм гомер йомгагын" (дәвамы)

Бер кичне гаиләбез кичке аштан соң ял итә иде. Без, балалар, энем Алмаз белән мин, өйнең бер почмагында мәш килеп уйнап йөрибез.

Шул чагында мин өлкәннәрдән ни турындадыр сорарга теләп, өстәл янында серләшеп утыручы әти белән әни янына килдем. Күптән түгел генә кичкырын әтием Казаннан кайтып кергән һәм инде менә шәһәрдә ишеткән яңалыкларын әнигә сөйләп утыра иде. Алар Татарстан китап нәшриятындагы хәлләргә аптыраганнар күренә. Алар танышы булган бер шагыйрь редактор булган китапта "сәяси" хата киткән. Ил юлбашчысы И.В.Сталин исемен юлдан юлга күчергәндә кургаштан хәреф коючылар бу исемне иҗекләргә аерганнар... Тираж, әлбәттә, юк ителгән, ә редактор нәшрият чыгымнарын үз өстенә алырга мәҗбүр булган.
Шушы шомлы вакыйга да аларны авыр хәлдә калган татар зыялысы хакында кайгыртудан, аңа карата теләктәшлек белдерүдән тыеп кала алмый иде. Үзләренең дә хәлләре, илдәге азмы-күпме фикер йөртә алган зыялыларныкы кебек, кыл өстендә тора иде, югыйсә. Шулай да безнең өйдә ул елларда тыелган әдәбият саклана иде. Укырга рөхсәт ителми торган татар, рус яки немец телендә басылган берәр китапны яшереп, китап киштәсенең арткы ягына куеп өлгермиләр, икенче бер классикны укырга ярамавы турында хәбәр килә. Зыялылырның китапханәсен тикшерү өчен вакыт-вакыт тентүләр үткәрелә. Дәүләт куркынычсызлыгы органнарында эшләүче әтинең фронтташ дусты алдан хәбәр итеп торганлыктан, тыелган китапларны яндырып юк итеп өлгерә иделәр. Бу сирәк китапларда күпме белем тупланган, алардан аерылу бик кызганыч! Әгәр алар юк ителмәсә, әти-әнине ГУЛАГ көтә.
1953 ел тагын да катлаулырак булды. Март башында күпчелек совет халкы матбугатка чыгарылмаган хәбәрләрдән мәхрүм калып эшләвен һәм яшәвен дәвам итте. Әти белән әни, өйдәге тәрәзәләрдән шымчылар килеп карап тормасыннар, дип, аларга юрганнар корып, радиоалгычтан чит ил хәбәрләрен тыңлый башладылар. "Халыклар атасы" И.В. Сталин үлгән. Аның үлеме һәм СССРның киләчәк язмышы турында чит ил газеталары, радиолары шатланышып лаф орды ул чагында. Мәгълуматның безнең ил халкына исәп тотканнары Европаны фашизмнан азат иткән халык өстенә пычрак яудырды. Әти белән әни исә тагын да көчлерәк эзәрлекләүләр башланыр дип, сагаялар иде...
1954 елда инде дөньялар җылынуга бара кебек тоелды. Шуның нәтиҗәсе буларак, М.Җәлилнең "Моабит дәфтәрләре" җыентык булып басылып чыкты. Нахакка рәнҗетелеп, төрмәләрдә утыручылар да инде "акланып" кайта башлады. Илдәге уңай үзгәрешләргә исәп тотып, әти дә язучылар берлегенә керергә гариза бирде. Ул чагында аның инде басылып чыккан берничә җыентыгы өстенә нәниләр өчен язылган "Беренче адымнар " китабы матбугатта басылырга әзерләнә иде. Мәскәүдә яшәүче акыл ияләре, ул елларга бәя биргәндә, "культ бетте, ялчылары калды" дип әйтергә яраталар. Бу фикернең хаклыгы әтием язмышы мисалында бик ачык күренә. Ул елны яз иртә килде, апрель ае җитү белән, кар сулары басулардан гөрләп агарга тотынды. Шуңа да карамастан, әти Казанга Татарстан язучылары белән очрашуга китте. Менә ул кайтырга тиешле кич җитте. Без әтине көтәбез. Әни төнне йокламыйча чыкты, энем белән мин дә тынычсыз идек. Үз сүзендә торуны намус эше санаган әти юк та юк...
Иртән шомлы хәбәр йөрәкләрне тетрәтте: мәктәпкә укырга баручы укучылар Янсуардан 4 чакрым ераклыкта әтинең үле гәүдәсен табып алганнар. Элекке көнне, аның язучылар берлегенә керергә дип язган гаризасын карап тикшергән булганнар. Кайбер язучылар, аны берлеккә алмаска сәбәп итеп, ялганлап әвәләнгән 58 статья белән гаепсезгә утыручы абыйсы Әхәт Кариевны күрсәткәннәр. Әхәт абый 1992 елда "сәяси эзәрлекләүләр корбаны" буларак тулысынча акланды. Ә әти, үзе кебек үк шагыйрь һәм язучылар җыелышында алар яккан ялаларга түзә алмыйча юлда йөрәге ярылып үлде... Әтинең фаҗигале үлеме кайтавазы гомергә сузылды.Әти үлеп, ел ярым вакыт үткәч, әни инфаркт белән аяктан егылды. Тик ул балаларны ятим итмәс өчен дип, тырышып үлемне җиңде, терелеп, бөтен көчен җыеп, яңадан хезмәтенә кереште.
1956 елда әнигә әтинең туган авылы Уразайдан хат килеп төште. Безнең гаиләгә теләктәш кешеләр язган иде аны. "Кариевлар ялгыш хөкем ителгән булган. Авыл Советын судка бирегез, күп балалы гаиләдә балаларның хокуклары исәпкә алынмаган, "раскулачивать" иткәндә 1932 елгы законнар да бозылган. Сезнең торырга аерым йортыгыз да юк икән. Кариевлар йорты балаларыгыз Алмаз белән Ләйсәнгә тиеш",- дип язганнар алар. "Әнәснең башка туганнары да бар бит әле,- дип фикер йөртте әни, йортны кайтарып алган сурәттә, аның башка туганнары белән йорт бүлешеп, Кариевлар гаиләсенең дәрәҗәсен төшермик әле, мин бит әтиеңә йорт өчен кияүгә чыкмаган идем",- дип нәтиҗә ясады ул һәм башы-аягы белән халыкка, авылга файда китерердәй эшләргә тотынды.
Инде ул чагында еллар шактый "җылынды", илдәге уңай күренешләрне соңыннан "җепшетү" дип атадылар. "Җепшетү елларында" халыкның үзидарәсе мәсьәләләренә зур игътибар бирелде. Илдә: шәһәрдә һәм авылларда халык дружиналары оештырылды, бу хәл җәмәгать тәртибен саклауда халыкка зур хокуклар бирә иде. Киң җәмәгатьчелек шәһәрләрдә генә түгел, авылларда да тәртип саклауга тартылды. Бабам әниемә аеруча зур өмет багълаган булган:"Судья булып, кешеләрне гадел хөкем итәрсең,-"дип өметләнгән. Шул еллардагы үзгәрешләр халыкны дәртләндерде, әнине иптәшләр суды рәисе итеп сайладылар. Кырлай гына түгел, инде эреләндерелгән "Тукай - Кырлай" колхозы авылларыннан аның белән киңәшергә киләләр иде. Ә тормышта проблемалар бихисап. Кемнеңдер сугышта югалган улын эзләп табарга кирәк, икенче берәү сугышка кадәр борынгыча никахлашкан ире белән язылышмаган булган. Ул фронтта һәлак булгач, балаларны үстерүче ана пенсия юллауда ярдәм итүне үтенә. Кемнедер хаксызга гаепләгәннәр, аны йолып алу авылдашларның намус эше.
Элекке елларда депутат булып, берничә районның җитәкчеләрен дер селкетеп торган, сугыштан соңгы күмәк хуҗалыкны алып барган Фәсәхәт Сафинага аз пенсия түлиләр, ул яхшырак - персональ пенсиягә лаеклы. Югары органнарга хат яки мөрәҗәгать язып, лаеклы пенсия юллау өчен рус теленнән тыш хокук кагыйдәләрен яхшы белү кирәк. Мондый чакта авылдашлар әнидән ярдәм көтә... Һәм шундый хәлләр дистәләгән.
Күп кенә ирләр сугышта һәлак булгач, авыллар тулы ятим тәртип бозучылар үскәнгә, кешеләр бик борчыла иде. Тәрбия эшен уңай үрнәк нигезендә тәрбияләүдән башларга кирәк булды. Г.Тукайның Кырлай чоры тормышы бик гыйбрәтле, аны исәпкә алып, балалар тәрбияләүдә файдаланырга кирәк, дип фикер йөртте әни. Ул шул елны Кушлавычта уздырылган Г.Тукайның 70 еллык юбилеенда катнашкан иде. Әни аннан кискен бер карарга килеп кайтты: "Кушлавыч авылы бәйрәмнәр өчен җайлашмаган. Г.Тукайның киләсе 80 еллык юбилеен Кырлайда үткәрүгә ирешергә кирәк!"-диде ул.
1953 елда Г.Тукай исемендәге урта мәктәп бинасы төзелү Г.Тукай иҗатын халыкка җиткерүдә һәм яшьләргә милли тәрбия бирүдә бик яхшы этәргеч булды. Кырлайның даны еракларга таралды. Мәктәптә укулар башлангач, ул чагындагы типовой проект белән салынган яңа мәктәпне күрергә һәм Г.Тукай турындагы истәлекләрне аның замандашларыннан тыңлап калырга теләүчеләр Кырлайга килеп кенә торды.
Авыл бөтенләе белән, минем әнием әйткәнчә, ачык һавадагы музейга әйләнде. 1957 елда авылда сынчы И.А.Новоселов иҗат иткән Г.Тукайның бюсты куелгач, күрсәтер объект артты. Мәктәп укытучылары авыл буйлап экскурсияләрне күп йөрттеләр, соңыннан югары класс укучыларын да шушы эшкә тарттылар. Мин дә бишенче класстан башлап шул төркемдә кайнадым. Килгән кунакларның Г.Тукай замандашлары белән очрашуын картларның өйләрендә, ишек алларында оештырдык, шагыйрьнең балачагы турында авыл урамнарында сөйләп йөрдек.Туристларның шулай агылуын кайберәүләр хаҗ кылуга тиңләделәр һәм Кырлайны "шигърият Мәккәсе" дип атап йөртә башладылар.
Казан дәүләт педагогия институтында уку елларында әнигә профессорлары И.Пехтелев аспирантурада укырга һәм Г.Тукай иҗатының берәр юнәлеше буенча диссертация язарга тәкъдим иткән була. Тик әнинең тол хатын буларак, 2 бала үстерү мәшәкате моңа мөмкинлек бирми. Әмма ул бөек шагыйрьнең тормышын һәм иҗатын өйрәнүдән туктамый. Г.Тукайның 80 еллык юбилее алдыннан Кырлайда шагыйрь шәхесен тиешле югарылыкка куеп өйрәнү өчен вакыт җитте, дип санады әни. Инде бу эшне, үз агымына куеп, мәктәп каршында җәмәгать тәртибендә генә алып бару шул еллар өчен дә максатка ярашлы түгел иде. Бәйрәм уңаеннан Кырлайга киләчәк халыкка күрсәтү өчен Сәгъди абзый йортын торгызу кирәклеге мәсьәләсен тормыш үзе куйды.
Чыннан да, Г.Тукайга багышланган музей кирәк иде. Мин ул чагында урта мәктәпнең 11 классында укый идем. Бу мәсьәләне шул чорның демократиясе нигезендә хәл иттеләр. 1965 елның башында ук инде минем әнием, Кариева Рәшидә Әһлиулла кызын, партия әгъзалары тиешле санда булганга, башка эшләрдән азат ителгән, авылның мәдәният һәм тәрбия эшләре белән шөгылләнүче, партком хокукларына ия булган партия оешмасы секретаре итеп сайладылар.
1965 ел ил өчен истәлекле булды. Ил халкы фашизмны җиңүнең 20 еллыгын бәйрәм итте. Кырлайлылар әни җитәкчелегендә илнең азатлыгы һәм иминлеге өчен шәһид киткән йөзләрчә авылдашларының исемлеген төзеделәр. Мәктәп янында аларга багышлап һәйкәл куелды. Батырларны һәм корбаннарны барлап, авыл тарихына теркәүче эзтабарлар эшләрен шулай башлап җибәрделәр. 9 май көнне Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга хөрмәтенә митинг үткәрелде.
Инде Г.Тукайга килгәндә, аңа багышланган музей кирәклеге мәсьәләсен 1965 ел йомгаклары белән үткәрелгән "Тукай-Кырлай" колхозының гомуми җыелышына куеп тикшерделәр. Бу темага минем әни махсус доклад сөйләде. Ул, Г.Тукайның киләсе 80 еллык юбилее уңаеннан, Г.Тукай исемен мәңгеләштерүдә инде катлаулырак бурычларны хәл итәргә кирәк, дигән фикер әйтте, һәм аларны Татарстан хөкүмәтенең ярдәме белән башкарырга тәкъдим итте.
Музей булдыруда республика җитәкчеләре ярдәм итми калмас, дигән ышаныч белдерде. Ул музей тәгълиматының ике юнәлешен билгеләде. "Беренчесе, Г.Тукайның Кырлайдагы тормышын күрсәтсә, икенчесе, халыкның көнкүреше булырга тиеш, - дип аңлатты. - Әле бу йортның нинди булганлыгын хәтерләүче замандашлары һәм яшьтәшләре исән чагында Г.Тукай яшәгән Сәгъди абзый йортын яңадан торгызу максатка ярашлы булачак",- дип сөйләде. Бу фикергә шикләнеп караучыларга ул рус шагыйре Сергей Есенинның Рязань төбәгендәге йортының да 1956 елда яңадан төзелүен мисалга китерде.
Кырлайда Г.Тукайның 80 еллык юбилеен үткәрү һәм авылны яхшырту проекты комплекслы иде. Киләчәктә Казанның чит ил кунаклары да безгә килерлек булсын өчен Казаннан Кырлайга кадәр асфальт юл салу мәсьәләсе дә көн тәртибенә куелды, авыл да яхшырырга тиеш иде. Салам түбәле йортларны һич югы шиферга алыштырырга кирәк булды. Авыл китапханәсе электән бай йортының түбәнге катында урнашкан иде. Тукай юбилее уңаеннан яңа китапханә бинасы салуны да хөкүмәт каршына куярга кирәк, дигәч, халык "Хөкүмәткә мөрәҗәгать"не хуплады. Шулай итеп, әнигә, Казанга барып, тиешле оешмаларга мөрәҗәгать итәргә Тукайның замандашлары хәер-фатыйха бирде. Республика җитәкчеләре башта:" Казан -да да Тукайга музей юк бит әле",- дисәләр дә, халык соравын игътибарсыз калдыра алмадылар. Һөнәре буенча журналист, КПСС өлкә комитетының идеология секретаре М.Ф.Вәлиев көтелмәгән ягыннан ачылып китте. "Шигърият минем күңел түрендә тора. Камышлы егете бит мин, "Гөлестан-бит-төрки" әсәре авторы Сәйф Сараиның якташы, Г.Тукай С.Сараиның дәвамчысы инде ул. Мин сезгә булдыра алганча ярдәм итәчәкмен",-диде ул. Тиешенчә белемле һәм тормышны аңлаган кешеләр: өлкә комитетының фән буенча җаваплы кешесе М.Х.Хәсәнов, Татарстан язучылар берлегеннән якташыбыз Сибгать Хәким, А.М.Горький музееның шул чагындагы җитәкчесе М.Н.Елизарова төрле мәсьәләләрдә ярдәм иттеләр.
Авыл китапханәсен бер катлы итеп кирпечтән салдылар. Аның бер залында китап киштәләре булса, икенчесен - уку залы иттеләр. Анда рәссамнарның Тукайга багышланган картиналар күргәзмәсе һәм фотокүргәзмә, 1976 елда Кырлайның Тукайга багышланган яңа музей бинасы салынып, бу комплекс дәүләт музейлары системасына кертелгәнче, 10 ел дәвамында эшләп торды. Шулай ук, Сәгъди абзый йортын юбилейга кадәр салып өлгерттеләр, ул музей сыйфатында авыл китапханәсе карамагына куелды, хәзер дә музей комплексының бер өлешен тәшкил итеп, үз бурычын тулысынча үти.
Юбилей тантанасын Г.Тукайның туган көнендә язгы пычракта түгел, юллар рәтләнгәч, 22 нче июньдә үткәрделәр. Шул көннәрдә Г.Тукайның 80 еллык юбилеена багышлап уздырылган Казан фәнни конференциясенә җыелган язучылар һәм галимнәр Кырлайга да килә алсыннар өчен шулай эшләнде. Күп кунаклар Татарстанныкы иде. Ераграк төбәкләрдән: СССРдагы союздаш республикалардан, Җаек каласыннан, чит илдән- Финляндиядән (галим Гомәр Таһир) килделәр. Миңа шул кунакларны катык белән сыйлау вазыйфасы тапшырылды. Шул уңайдан мин Тукайның башка төбәкләрдәге замандашларын, галимнәрне, журналистларны күреп калдым. Ул көнне мин укуымны Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә дәвам итәргә кирәк дигән карарымны ныгыттым. Тукай юбилеена дип Кырлайга кунакка килгән Казахстан язучысы һәм академигы Сабит Муканов, Үзбәкстан язучысы Гафур Голәм минем карарымны хупладылар.
Г.Тукай һәм Кырлай аша кунаклар бер авыл мисалында татар халкы, аның милли йөзе белән таныштылар. Кырлай кешеләре дөнья халыклары вәкилләренә Шүрәле урманнарын, Сабан туен, Г.Тукайның балачак авылын күрсәттеләр. Бераздан әнинең эш урыны да алышынды. Икенче елны әнине Казанбаш урта мәктәбе директоры итеп билгеләделәр. Анда да ул укытучылар, укучылар, ата-аналар һәм республика җитәкчеләренең ышанычын аклады. Казанбашта ул бер генә ел эшләп калды. 1968 елның көзендә аны Балтач коммунистлары районның идеология секретаре итеп сайлап куйдылар. Инде әнигә "Тукай-Кырлай" күмәк хуҗалыгының берничә авылы, яхшы традицияләре белән илгә танылган Г.Тукай исемендәге һәм Казанбаш урта мәктәпләрендә туплаган тәҗрибәне кулланырга мөмкинлекләр күбәйде.
Минем университетта уку елларым яшьләрчә омтылыш белән белем алуга багышланды. Әмма университет программалары минем кебек чынлап белемгә омтылучыларга исәпләнмәгән иде. Мәсәлән,төрки халыкларның килеп чыгу тәгълиматы шомартып кына үтелә. Нигездә философия һәм партия тарихына кушып өйрәнелә торган милләтләр сәясәте дә шундыйлардан. "Халыклар атасы" И.В.Сталинның "Марксизм һәм милли мәсьәлә"се борынгы грек тарихчысы Геродоттан башлап яңа тарихка кадәр язылган фәнни чыганакларны җентекләп укып, бу проблеманы өйрәнеп язылган. Анда мәсьәләләр тарихи тасвирлана, әмма күңелдәге сорауларга җаваплар юк. Дәүләтләр, халыклар язмышы хакындагы уйларымны сизгән әни миңа җәйге каникуллар вакытында Көнбатыш радиоларын тыңларга тәкъдим итте.
Бердән, бу мәгълумат аңа эше өчен кирәк булса, икенчедән, минем белем алуыма ярдәм итәчәк иде. Андый "салкын сугыш" тапшырулары төнлә, Европа һәм океан арты сәясәтчеләре тарафыннан безнең ил халкын куркытып, янап алып барылды. 60 еллар башында ук инде капитал илләре СССР ны җимерүгә ныклап керештеләр. Нигездә "Америка тавышы","Азатлык" һәм "Би-би-си"радиосы агу чәчте. Аллен Даллес программасын, илне җимерү планын, дошман як журналистлары ваклап та, бөтен килеш тә сөйләп бирделәр. Алар тапшыруларда милләтләрне, бер гаиләдәге өлкән һәм яшь буыннарны, халыкны һәм ил җитәкчеләрен каршы куеп, кешеләрнең хисләренә һөҗүм итә иделәр. Сөйләгәннәрне университетта лекция язган кебек теркәп бара идем. Шулай итеп, советларга каршы яла ягарга махсус хәзерләнгән идеологлар ул елларда ил һәм халык өстенә бик күп пычрак аттылар.
Безнекеләр дә кул кушырып утырмады, әлбәттә, әмма алар тыйнак һәм тәрбияле иделәр. Мин университетта укыган елларда, мәсәлән, диннәрне фәнни өйрәнү өчен "атеизм"дигән аерым иҗтимагый факультет эшли башлады. Профессорлар башка диннәр белән беррәттән ислам дине проблемаларына да бик җитди якын килде. Университет җитәкчеләре гарәп теленә сәләтлеләрнең аерым исемлеген сорагач, гарәп теле укытучысы Л.Таҗиева бу исемлеккә мине дә язуын хәбәр итте. Әлбәттә, бу факультетта укуны кичләрен оештырдылар. Мин, мәшәкать болай да күп, дип баш тартырга уйлагач, әни :"Киләчәктә дин темасына диссертация язганда сиңа бу мәгълуматлар кирәк булыр",- дип әйтеп куйды. Мин соңыннан, чыннан да, татарлардагы исламга кадәрге дини карашларны өйрәнеп, кандидатлык диссертациясе язып якладым. Әйе, әнигә күрәзәчелек сыйфатлары хас иде шул. Тик безне укытканнарга ныклы фикер җитмәде. Мин студент булган еллардагы философлар, җәмгыять белемнәре галимнәре, дин белгечләре киләчәккә карап куркып калган иделәр. Минем бүгенге бәяләвемчә, алар киләчәк җәмгыятьтәге диннең урынын билгеләгәндә артык беркатлылык күрсәтеп, дингә ышанучы булып кыланучыларны бөтенләй исәпкә алмаганнар. Безгә лекция укучылар киләчәктә дин кешеләрнең аңын биләп алыр, 80 процент халык аллага ышанырга мөмкин, дигән фаразларын искә алам да. көлеп куям. Алай ук булып чыкмады, билгеле. Бәлки, дингә ышанган булып кыланучылар арткан, иманлы кешеләр кимегән генәдер?
30 еллардагы "сугышчан атеизм" узган гасырның 70 елларында шактый чигенгән иде инде, гарәп илләре белән СССРның уңай мөнәсәбәтләре нәтиҗәсендә ачыктан-ачык ислам диненә һөҗүм тукталды. Тик ул чагында динне һаман да дошман дип караучылар күп калды. Шул уңайдан гыйбрәтле вакыйгаларның берсе игътибарга лаек. Кемдер әнинең кайбер сүзләреннән "хата" табып, партиянең өлкә комитетына шактый озын шикаять язган. Әни турында:" Аллага ышана бит ул",- дип нәтиҗә ясаган билгесез автор. Бу хатны, өлкә комитетының беренче секретаре Ф.Ә Табеевка юлланган булганга, республика җитәкчесе әнине, шикаятьне тикшерү өчен Казанга, өлкә комитетына чакырып китергән. Ф.Ә. Табеев, хатны кычкырып укыганнан соң, сорап куйган:"Сез үзегез ичмасам берәр дога беләсезме соң?"- дигән.
"Беләм,- дигән әни, мәсәлән, кардәшебез, татар халкының борынгы танылган мәгърифәтчеләр нәселенең дәвамчысы Хәбибрахман Әхмәрев миңа өйрәткән догам бар. Ул доганы юлда йөргәндә явыз кешеләрдән һәм рухлардан саклану өчен укырга тәкъдим ителә". "Алайса, укыгыз!"- дигән Фикрәт Әхмәтҗан улы. Дога укыганны тыңлап торганнан соң ул әнинең бу өлкәдәге белемен хуплаган һәм:" Бик яхшы! Балтачка кайтып, эшегезне дәвам итегез",-дип озатып калган.
Мин дә Балтачка килдем. Чистай районында ике ел дәвамында укытучы, Казан дәүләт университенда елдан артык методист булгач, Балтач районы, "Хезмәт" газетасы редакциясендә эшләргә булдым. Минем бу һөнәрдәге беренче чирканчык алуым дип әйтерлек вакыйга февраль аендагы бер шимбә көне булды. "Комсомолкага җәмәгать эше бирергә кирәк!"- диделәр минем яңа хезмәттәшләрем. Бөек җиңүнең 30 еллыгын каршыларга хәзерлек барганда райондагы ветераннарны барлау өчен Балтачны участокларга бүлгәннәр икән. Миңа да бер участок бирделәр. Күрсәтмәне эш урынында, редакциядә алган булсам да, бу хәрәкәткә әни җитәкчелек итә иде."Авыр участок биргәннәр сиңа",- диде әни, минем кая барасымны ишеткәч. Аннары дәвам итте:"Анда сугышта фашистлар белән хезмәттәшлек иткән 3 кеше белән очрашырга туры киләчәк сиңа"-диде. Мин аптырап кына:"Кемнәр соң алар?- дип сорадым. "Үзең күрерсең",- дип җавап бирде ул. Шул көнне мин фашизмга каршы сугышканнарны һәм фашистларны яклаучыларны да күрдем... Уйланып куйдым: әни шуларның һәр икесе белән дә эшли бит! Хезмәт нәтиҗәләрен исә республика җитәкчеләре авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү дәрәҗәсе белән билгелиләр.
Балтач районы ул елларда авыл хуҗалыгы продуклары җитештерү буенча Татарстанда күп вакыт беренче, һәм гел алдынгы урыннарда барды.Кешеләрнең тырыш хезмәткә омтылышын тудырырга, даими рәвештә тормышка дәртен сүндермичә яшәтергә кирәк иде.Тормышның катлаулы системасында хезмәткә омтылыш кешене, аның рухын беренче урынга куя. Инде ничә буын кардәшләренең эзәрлекләнүләрен күргән, шуның аркасында югалтуларга дучар булган әни, сынмас рухы белән районның сәяси һәм мәдәни тормышында хәлиткеч бурычны үтәп бара алды. Районыбыз, заман идеологиясе белән бергә, борынгы халык уеннарын, йолаларын, бозмыйча, киләчәккә алып барырга тиеш дип саный иде әни. Районда татарлардан тыш борынгы үзенчәлекләрен саклап калган удмуртлар яши. Аларның милли үзенчәлекләре, киемнәре, халык иҗаты шулай ук сакланырга һәм үстерергә лаек булганга, тормышның барлык өлкәсендә аларның милли үзенчәлекләренә игътибар зур булды. Бу декларацияне ул ачыктан-ачык тәрбия юнәлеше итеп ассызыкламый иде. Аның яхшы максатын барысы да аңламаячагы билгеле бит.
Ул елларда башка районнарда инде татар, удмурт һәм башка милли үзенчәлекләрне саклауга игътибар бирмиләр иде. Ә Балтач районында балалар беренче класста туган телдә хәреф танырга өйрәнделәр, җитәкчеләрнең докладлары һаман да туган телләрдә укылды, чыгышлары, күргәзмә пропаганда шулай ук туган телдә алып барылды.Бу юнәлеш туган телне, ата-ана гореф-гадәтдәрен саклауны максат итә, тик ул хәл илдәге агымга каршы бару иде, билгеле. Өлкә комитетында һәм Мәскәүдән килүче тикшерүчеләргә бу күренешне әни "җирле үзенчәлек",- дип аңлата иде.
Еллар дәвамында әнинең барлык эш юнәлешләре бер төенгә килеп тупланды. Ул кеше тәгълиматы, аның турында кайгырту иде. Тәрбиянең нигезләре исә бала чакта ук салына. Шуның өчен беренче чиратта балалар бакчалары игътибар үзәгендә булды. Рәсми тәрбиянең дә беренче баскычы балалар бакчасы иде. Идеология секретаре буларак, әни иҗтимагый үсеш мәсьәләләрен дә алдан күрә белде, совет чорында ук ул үзгәртеп кору елларының үзәк мәсьәләсен -тел проблемасын куя алды, һәм аны фәнни югарылыкта хәл итүгә юнәлеш алынды. Балтач районында шул юнәлештә педагогик тәҗрибәләр үткәрелде.
Тәҗрибәнең төп темасы итеп безнең район балалар бакчаларында татар яки рус телен өйрәнү түгел, икетеллелеккә ирешү юлларын билгеләү максаты куелды. 1981 елда, әни лаеклы ялга чыгар алдыннан, бу күпьеллык тәҗрибә нәтиҗәләре белән Россия Федерациясе, Татарстан мәгариф министрлыгы хезмәткәрләре, педагог- галимнәр, бакча мөдирләре, тәрбиячеләр катнашында семинар үткәрелде.
Район яшь белгечләрне авылга беркетү буенча республикада үрнәк булып яшәде. Бу юнәлештә әни район җитәкчеләре, авыл зыялылыры, урындагы җитәкчеләрдән тыш, авыл хуҗалыгы, ветеринария институтлары, Казан дәүләт университеты,"Белем" җәмгыяте белгечләре эшчәнлегенә дә таянды. Авылда хезмәтне оештыру, яшьләрне авылда беркетү өчен тормыш шартлары тудыру, авылларны үзгәртеп коруга багышланган темаларга фәнни-практик конференцияләр системалы рәвештә алдан планлаштырылып оештырылды.
Тәрбия һәм аңлату эшләре тормышның һәр өлкәсендә кирәкле саналды. Мәсәлән, медицина хезмәткәрләре алдына авыруларны дәвалау вазифасыннан тыш, профилактика, авыруларны кисәтү бурычлары куелды. Милиция, шулай ук, җәза органы булудан тыш, халыкка хезмәт итәргә тиешле оешма итеп каралды. Аның җинаятьләргә тиешле җәза бирү вазифасыннан тыш, тәрбия, җинаятьләрне булдырмауга йөз тотуы кешеләр өчен отышлырак саналды һәм аның эшчәнлегендә халык белән очрашуларга зур урын бирелде.
Район партия комитетының газетага җитәкчелеген без-журналистлар һәрвакыт тоеп яшәдек. Район партия комитеты газета белән бергә һәм бердәм эшләде. Район партия комитетының эшчәнлек даирәсе итеп билгеләнгән барлык темаларга да төрле жанрларда материаллар хәзерли идек. Газета коллективы халыкны тәрбияләү бурычын югары дәрәҗәдә башкарды. Шуның нәтиҗәсе буларак, Татарстанда шәһәр һәм район газеталары арасында тәрбия мәсьәләләрен яктырту буенча оештырылган бәйгедә безнең "Хезмәт" газетасы ике мәртәбә призлы урыннарга лаек булды. Әни исә, анда күтәрелгән мәсьәләләрнең һәркайсын нечкәләп белә иде. Башка районнарда партия комитеты секретарьлары итеп халыктан ераклашкан кешеләрне куя башладылар. Ил таркалуга йөз тоткан еллар иде бу.
Мәсәлән, 1976 елда Свердловск өлкәсе партия комитетының беренче секретаре Б.Н. Ельцин, үзенә беркетелгән өлкәдә 1968 елдагы "Прага язы"н хәзерләүгә охшаш хәлләргә тотынды. Мәсәлән, бу төбәктә, Чехословакиядәге кебек, хезмәткә чакыра торган барлык өндәмәләр алып ташланылып, кибетләргә күп товарлар китереп тутырылды, дип хәбәр иттеләр. Кайдадыр инде башкача яши башладылар, дип, райондагы киеренке хезмәт ялкыны сүнмәде.
Минем җәмәгать эшләрем хезмәт урынымда барды. Башкалар турында язып кына түгел, мин бу эшләрне үзем эшләп карый идем. Халыкка партия, комсомол укулары турында язам икән, мин аны төптән белергә тиеш идем. Безнең редакция һәм типографиядә оештырылган укуларда социаль фәлсәфә, кешелекнең фикер үсеше тарихы, Европадагы эшчеләр хәрәкәте мәсьәләләре, илебезнең катлаулы үткәне, Бөек Ватан сугышының нәтиҗәләре турында сөйләштек. Үзебезнең коллективтагы кимчелекләрне стена газетасында күрсәтеп яшәдек.
Редакция һәм типография, күмәк хуҗалыклар, производство предприятиеләре, балалар бакчалары, мәктәпләр, больницаларда кешеләр тыныч кына киләчәк көнгә ышанып эшли иде. Халыкка яхшы мөнәсәбәтнең нәтиҗәсе гадәттән тыш хәлләрдә күренә. Шул уңайдан бер вакыйга хәтергә уелып калган. 1978 елның соңгы минутлары бара иде. Район үзәге Балтач урамнары тын калган. Акрын гына кар төшә. Шагыйрь Г.Тукай сүзләре белән әйткәндә "җиргә ак кардан юрган ябылган, ул язга чаклы йокыга талган"... Һәркем гаиләсендә ял итә, бәйрәм каршыларга хәзерләнә, яшьләр мәдәният йортларында күңел ача. Кешеләр телевизорлар каршында безнең бөек илнең җитәкчесе чыгышын тыңларга әзерләнә иде. Безнең өйдә кинәт телефон шалтырады. Элемтәнең хөкүмәт линиясе эшли иде. Телефонда КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре Ф.Ә.Табеев иде. Татарстанның төньяк төбәгенә бер сәгать дәвамында 50 градуслы салкыннар килеп җитәчәк, дип белдерде ул. Райондагы җитәкчеләрне зур сынау көтә иде. Ә бит Балтач районының терлекчелек комплекслары, балалар бакчалары, мәктәпләр, болницалардагы җылыту системалары бик тиз шартларга, эштән чыгарга мөмкин иде. Энергия системаларының кайберсе 40 градуслы салкыннарга да түзмәскә мөмкин бит.
Районның башка җитәкчеләрен эзләп, аларны ялларыннан аерып, эзләп торырга вакыт юк иде. Әни исә кешеләрне, аларның белемен, мөмкинлекләрен белә иде. Инде җаваплы кешеләрне табып, тиешле чараларны күрергә кирәк булды. Киеренке эш башланды.Безнең өй инде берничә минуттан гадәттән тыш хәлләр штабына өйләнде. Әни күрсәтмәләр бирде, кешеләр урыннардан күрелгән чаралар хакында аңа хисап бирделәр. Балалар бакчалары биналарында, мәктәпләрдә, больницаларда, терлекчелек комплексларында, дежур тору оештырылды. Әни исә, Балтач халкының яклаучысы ролендә җаваплы кешеләрнең эшен тикшереп торды. Ял итүчеләрнең күбесе бу мәсьәләдән хәбәрдәр түгел иде, аларга кагылмадылар, бәйрәм бозылмады. Җаваплы кешеләр һәркайсы үз урынында бурычларын төгәл үтәп торды. Идеология секретареның гадәттәге бер бәйрәме шулай узды...
Әнием көчле рухлы җитәкче генә түгел, нык ихтыярлы ана да иде. Аның улы, минем энем Алмаз еллар буе авырды. Бала чагында, үсә төшкәч рәтләнеп китәр, бәлки, дип ышана идек. Соңгы елларда аның үлемгә дучар ителгәнен врачлар ачыктан-ачык әйттеләр. Әнинең бу юлы да үлемгә каршы көрәше күпләрне хәйран итәрлек булды. Алмазны исән алып калу өчен ул әле технологиясе бер дә эшләнмәгән, ул чакта фаразлау дәрәҗәсендә генә төсмерләнгән дәвалау ысулын да кулланып карады. Ул табибларга үз өстендә тәҗрибә үткәрергә ризалашты, Алмазга донор булып, үзенең арка миен күчереп утырттырды. Хәзер арка миен күчереп утырту юлы белән кешеләрне исән алып калу турында бик ышанып сөйлиләр, уңай нәтиҗәләргә дә ирешәләр. Тик 1971 елда бу юнәлештә беренче тәҗрибәләр генә ясала иде шул. Бу чара да файда бирмәде, энемне исән алып калып булмады.
Әни дөньядагы хәлләрне башкаларга караганда тирәнрәк аңлый иде. Ачыктан-ачык әйткәндә, күрәзәче булгач, аңа барлык вакыйгаларны йөрәге аша уздырырга туры килә иде. Илнең җимерелүгә баруы да әни өчен сер түгел иде. Ул вакыт-вакыт аерым кешеләрнең язмышларын да алдан күреп, аларга киңәшләр бирде. Гомеренең соңгы "лаеклы ял" дип аталган өлешендә ул кешеләр белән аралашып яшәде. Әтинең хыялында туып, шигырьләрендә чагылган хыялый ил -Гөлләр илен әни тормышта булдырды. Безнең өй янындагы бакчага ул үсентеләрне, орлыкларны, агачларны Мәскәүнең һәм Россия Федерациясенең фәнни-тәҗрибә институтларыннан алдырды. Мин алып кайткан Себер һәм Кавказдан килгән үсемлекләр, куаклар белән дә бакчаны бизәде. Аңа бу эшендә кешеләр ярдәм итте, ул үзе дә үрчеткән үземлекләрен халыкка таратты. Мондый хәлләр бакчалар үстерергә яраткан безнең халыкның да рухына туры килә иде.
Балтачтан мин 1985 елда киттем.Район газетасындагы күп еллык хезмәтем өчен 1985 елда мине партия өлкә комитеты Ленинград югары мәктәбенә укырга җибәрде. Мондагы укуда үткәргән ике ел белемнәрне күтәрергә дә, гүзәл шәһәрдәге музейлар, театрларда йөрергә дә җитте. Алары да хәзерге музей хезмәтемә ярдәм итте. Өстәвенә Мәскәүдәге В.И.Ленин музеенда практика үттем. Аннары В.И.Ленин музееның Казан филиалына эшкә җибәрелдем. Анда берничә ел эшләгәч, җиде ел дәвамында Казандагы В.И.Ленин музей-йортының директоры булдым. Бу музейны Татарстан музейлары системасына тапшыргач, 2005 елда мине Казан администрациясе каршындагы Милли мәдәният һәм Казанның 1000-еллык музеена лекторлар төркеме җитәкчесе итеп куйдылар. Хезмәтебезнең асылы шуннан гыйбарәт, музейлар төзеп куелгач, никадәр генә фәнни-мавыктыргыч һәм матур булмасыннар, аларның эчтәлеген аңлатучы белгечләр- лекторлардан башка алар "телсез". Төркиләрнең мәдәнияты, болгар-татарларның үткән тарихы безнең сөйләп бирүләрдән "җанланып" китә. Без дөньяның төрле почмакларыннан килгән туристларыбыз күңелен халкыбызга яккан ялалардан арындырабыз. Еллар дәвамында татар халкының милли холкын, хезмәт сөючәнлеген, туган илен саклап гасырлар дәвамында көрәш алып баруын, шуңа да борынгы гореф-гадәтләрен саклап калуын музейга килүчеләргә сөйләп аңлатабыз.
Рәсми хезмәтем белән генә чикләнмичә, иҗатымны һаман дәвам итәм. 2015 елда үзебез белән бергә университетта укыган иптәшләрем соравы буенча безнең буынның хыялларын, омтылышларын чагылдырып, китап төзедем һәм зур гына кереш сүз яздым. Гомерләрегез бушка узмады, дип сабакташларыбызны шатландырасым килде. Китап "Мәңгелек мәхәббәт юлыннан" дип атала. Кешеләр тарихта эзсез югалмасын, дип, иптәшләрне барлап чыгуны бик кирәксендем. Сабакташларымның инде бакыйлыкка күчкәннәре дә бар. Алар турында истәлек калсын, иптәшләрем онытылмасын, дип тырыштым.
Инде килеп, бурычларым хакында берничә сүз. Мин башкалар турында язганда минем кардәшләрем - Кырлайдагы Г.Тукайның сабакташлары, якташлары һәм кардәшләре тыйнак кына үзләренә чират җиткәнне көтеп торды. Хәзер алар хакында истәлекләр язам. Әтиемнең язмышы татар халкының йөрәк ярасы. Ул ярсып чабып барган җиреннән йөрәге ярылып үлгән ат кебек, фаҗигале төстә вафат булды. Минем шагыйрь әтием каршында бурычым бар. Аның мөмкин кадәр тулы җыентыгын чыгарырга кирәк. Күп төрле эзәрлекләү чорларын үткәреп, исән кала алган, хаклыкны барыбер таба белгән әниемнең тормышын башкаларга гыйбрәт өчен җентекләп язып тасвирлап калырга кирәк...
Ләйсән Кариева,
филология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250