Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Мәктәп укучылары өчен туклану бәясе артачак?

Бу хакта безнең язмада тулырак.

Татарстанда башлангыч мәктәп укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин итүгә тотылган чыгымнарны этаплап арттыру планын яңадан караячаклар.  Әгәр 2024 елга бер укучыга туклану бәясе 61,3 сум тәгаенләнгән булса, хәзер инде бу сумма үзгәрде һәм 66,76 сум тәшкил итәчәк, диелә ТР Финанс министрлыгы әзерләгән карар проектында.

Нормативта бер укучыга кайнар ризыкның уртача бәясе күрсәтелгән. 2025 елга кайнар ризыкның уртача бәясе һәм нормативы элегрәк планлаштырылган 63,75 сум урынына 69,43 сум күләмендә билгеләнгән. 2026 елда норматив 72,21 сумга кадәр артачак.

Документ 8 августка кадәр коррупциягә каршы экспертиза уза. Кабул ителгән очракта, ул 2024 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев