Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Мамык үзе зыянлы түгел, әмма...

Йомшак кына күпереп яткан тупыл, тал мамыгы карап торышка матур күренеш анысы, ләкин күпләр аннан аллергия кичерә.

Июнь урталарында гадәттәгечә ишегаллары, урамнар акка күмелә. Йомшак кына күпереп яткан тупыл, тал мамыгы карап торышка матур күренеш анысы, ләкин күпләр аннан аллергия кичерә.

Белгечләр әйтүенчә, мамык үзе зыянлы түгел, әмма, тупыл мамыгы аллергияле үләннәрнең серкәләрен үзенә сеңдерә, шул рәвешле сизгер кешеләр өчен уңайсызлыклар тудыра.  

Аллергиянең беренче билгеләре: борынга томау төшкән сыман, төчкертә,  күз кызара, яшь ага, тән шешергә мөмкин. Кайбер балаларда аллергия аркасында ютәл дә башлана. Астмалы кешеләр өчен тупыл мамык койган чор аеруча куркыныч.

Аллергия билгеләре күзәтелгәндә табиб белән киңәшләшеп дәвалану алымнарын билгеләргә кирәк. Ә гомумән, авыруны кисәтү өчен аллергологлар тупыл мамык койган урыннарда бик булмаска, эссе, коры көннәрдә өйдән чыкмый торырга куша. Яңгырдан соң мамык тына, шул вакытта һава сулап керсәң әйбәтрәк.

Мамык тәрәзә аша өйгә кермәсен өчен саклык чараларын күрергә кирәк. Форточкаларга махсус  челтәр куйдыру файдалы. Урамда йөреп кергәннән соң душ керү, борынны яхшылап юдыру да булыша.

Фото: pixabay.com/ru

Тулырак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тупыл мамыгы