Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Мандарин сайлый беләсезме?

«Мин икене генә үлчәтеп алам да, ашап карагач кына хәл итәм», - ди берәү. Кәнителле...

Баксаң, ул баллы, тәмле, сусыл булсын, дисәң, сайлаганда берничә сыйфатына игътибар итәргә кирәк икән.

*Мандарин авыр, тыгыз булган саен тәмлерәк.
*Өлгергән мандаринның кабыгы тиз әрчелә. Авыр әрчелсә, өлгермәгән дигән сүз. Ә инде кабыгының кул тиюгә үк төшәргә торуы җимешнең бозыла башлавын аңлата.
*Баллы-татлы мандарин кызгылт-сары төстә була.
*Әчкелтеменең төсе лимонныкына охшаш – сарырак төстә. Яшел буйлар бар икән, димәк, мандарин өлгереп җитмәгән.
*Әлбәттә, мандаринның тәме аның кайда үсүенә, сортына да бәйле. Иң тәмле мандарин дип Мароккода үскән “Клементин” сортлысы санала. Испания мандариннары эре, татлы, калын кабыклы, әмма кыйммәт. Төркиядән китерелгәне әчкелтем, төшләре күп. Кытай мандариннары әчкелтем-татлы, шулай ук төшле булучан. Грузия мандариннары – юка кабыклы, зур түгел, әчкелтем була. Абхазия мандарины лимонга тартым саргылтрак төстә, әчкелтем һәм төшсез.

Мандаринны шикәр чире булган кешеләргә чамалап ашарга кирәк, ди белгечләр.

 

Автор: Резида Валитова

Фото: https://photo.tatar-inform.ru/

Чыганак: Кызыл Таң

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев