Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Мәрхәмәтле булыйк

Барыбызга да билгеле,1 декабрьдан 10 декабрьга кадәр инвалидлар ункөнлеге билгеләп үтелде.

Барыбызга да билгеле,1 декабрьдан 10 декабрьга кадәр инвалидлар ункөнлеге билгеләп үтелде. Янәшәбездә таза-сау кешеләр белән бергә сәламәтлеге чикле, безнең дәүләтебезнең ярдәменә, игътибарына мохтаҗ кешеләр барлыгын да истән чыгармыйк. Кызганычка каршы, аларның саны аз түгел. Без, Кариле балалар бакчасы тәрбиячеләре, үзебезнең тәрбия эшчәнлегендә кешеләргә, табигатькә, кош-корт, җәнлекләргә мәрхәмәтле булу белән бергә, әнә шундый физик яктан сәламәт булмаганнарга да аеруча игътибарлы булырга кирәклегенә басым ясарга тырышабыз.

Җирлегебездә андый кешеләр, балалар да аз түгел. Шуларның берсе – авылдашыбыз Чулпан Габделганиева. Чулпанны авылда, районда гына түгел, республикада белмәгәннәр бармы икән?!

Иң элек балаларга Чулпан апалары турында төркемдә таныштырып киттек. Ул тумыштан  авыру, аяклары йөрми, бары коляска ярдәмендә хәрәкәт итә ала. Кеше ярдәменнән башка йөри алмаган Чулпан язмышы алдында тезләнеп калмый. Кулы белән бәйли, чигә башлый, камыр ризыклары пешерә. Укытучылар аны өенә килеп укыта, соңынан ул шигырьләр яза башлый, китаплары чыга.

Күптән түгел без балалар белән Чулпан Габделганиевада очрашуда булдык. Мөлаем, елмаеп торучы Чулпан апалары турында балалар күпме мәгълүмат алды! Күпме чараларда катнашкан, күпме җиңүләр яулаган бит ул үз тиңдәшләре арасында! «Татарстан энҗесе» бәйгесендә җиңеп кенә калмый, бәйгегә үз районы кызларын да алып бара. Дүрт китабы булган Чулпан спорт белән дә дус. Шашка буенча Татарстан һәм Россия чемпионы, спорт мастеры. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен «Фикердәш» клубын оештырган, 20 ел шуны җитәкли. Хәзер анда 60лап кеше йөри. Кул эшләре, иң серле вак бәлеш күргәзмә-конкурслары, спорт ярышлары, үзләренең Сабантуйларын үткәрә.

Чулпан «Әдәби марафон»нарда да катнашып җиңеп бара. Артистларны чакырып, концертлар оештыру да даими үткәрелеп килә икән. Бу чараларны үткәрүдә мәрхәмәтле кешеләрнең ярдәмгә килүләрен дә рәхмәт хисләре белән искә алды ул.

Очрашуда балалар Чулпан апаларының нык ихтыярлы булуына сокландылар, алган диплом, бүләк, призлары белән таныштылар. Әйе, Чулпан апалары әйткәнчә, кешеләргә мәрхәмәтле булырга, китап укырга яратырга, хезмәтне, спортны сөяргә кирәклеген аңлап, төшенеп калдылар. Чулпан апалары үзе дә әнә шундый очрашулар, ярыш, кичәләрдән көч, дәрт алуын әйтте. Бу очрашу балалар күңелендә искиткеч зур тәэсир калдырды. «Бер җылы сүз мең яраны төзәтер», – ди халык мәкале. Тирәбездәге шундый кешеләргә җылы сүзебезне, мөнәсәбәтебезне кызганмасак иде.

erid: 2Vtzqv1AZW9

Гөлшат Зәйнуллина,

Зәлия Якупова,

Кариле балалар бакчасы тәрбиячеләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәшләр

erid: 2Vtzqv1AZW9