Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Матур да, уңайлы да ...

Бу көздә Норма авылының мәчеткә керә торган төп юл тирәсендә бик күркәм үзгәрешләр булды.

Әлеге юлдан барган һәркемне матур итеп бизәкләп, челтәрләп эшләнгән уңайлы кое чакырып тора: коеның суын да, кнопкага басып, насос белән генә кудырып аласы. Кое янәшәсендә узган ел ясалган балалар мәйданчыгы: мәйданчыкны быел коймалап алдылар һәм беседка ясап куйдылар.

Уң яктагы калкулыктагы сукмактан менеп- төшеп йөрү шактый кыен иде: ә хәзер аннан бик җайлы итеп эшләнгән баскычтан йөриләр. Әлеге уңайлыклар авыл җирлеге җитәкчесе Радик Наил улы Шәрипҗановның оештыруы, шулай ук Рамил Ренат улы Гарипов, Рафил Рафис улы Галиевның һәм башка эшчеләрнең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә тормышка ашты.

“Тамчыдан күл җыела” дигән халкыбыз мәкале бу очракта авыл халкыннан җыелган үзара салым акчасының шактый эшләр башкаруга тотылуын күрсәтә. Радик Наил улы әлеге акчаларның 4 тапкыр артып кайтуын сөенеп сөйли, киләсе елга авылдашлар ярдәме һәм көче белән зират коймасын янартып булыр дип өметләнә. Барыбыз да бу изге эштә актив катнашсак иде.

Гөлназ Фәйзрахманова,

Норма урта мәктәбе укытучысы.

Фото: автор

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: үзара салым