Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Мелиоратор” егетләре Әтнәдә көнләштерерлек эшләр башкара

Соңгы вакытта Әтнә районында төзекләндерү эшләре колач алган.

- Һәркайсын яктыртырга тырышабыз, райондашлар үзләре дә: "Шул авылда шундый төзелеш бара, ни буласы икән?"- дип, белешеп язарга кушып мөрәҗәгать итәләр. Бу юлы да шулай булды, дип хәбәр итә "Әтнә таңы" хәбәрчесе Сүрия Мингатина.
Кече Әтнә авылында чишмә буласын белсәм дә, бу дәрәҗәдә буладыр дип күз алдыма да китерә алмаган идем. Әлеге чишмә авылның ике як ярын тоташтырачак, бик матур ял паркы да булачак. Коесы, чишмәсе янәшә буласы, аларының да бер өлеше эшләнгән. Ә ярдан баскычлардан күтәреләсе. Бүгенге көндә байтак эше башкарылган инде, баскычлар әзер, чишмә урыны бар, тигезләү эшләре бара. Техника да җитәрлек. Әлеге эшләрне Балтач районының "Мелиоратор" җәмгыятеннән килеп башкаралар.
"Акчасы булган саен килеп эшлибез инде", - диләр алар.
Бозлавык, тау менәсе, тау төшәсе...Мәзәк хәлләр дә очрап тора. Тауга менәсе машина менә алмый туктап калгач, аңа ярдәмгә үзләренең тракторы килде..."
- Элек чүп урыны иде бу, тиздән фотога төшәргә килерләр, су алып, төзүчеләргә рәхмәт укырлар", - ди Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Мөхәмәдҗанов. Шулай булыр, Алла боерса... Бик матур булырга охшап тора.
Әлеге язмадан соң уңган-булган егетләребезгә афәрин, булдырасыз. Эшләрегез белән күршеләрдә дә дан тотасыз диясе килә.
Чыганак:http:// http://www.atnya-rt.ru/tt/the-news-tat/item/8759-kech

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250