Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Меңнең берсе

Тормышта иң зур бәхет – һәрвакыт яңалыкка омтылудыр ул. Максаты булган кеше генә алга атлый, үз бәхетенә таба ныклы адымнар ясый.

Белемле, максатчан кеше үз дигәненә ирешү өчен барлык мөмкинлекләрдән киң файдалана ала.
Куныр авылында Хәйретдин абый белән Гыйлембану апа гаиләсендә 8 бала – 5 малай, 3 кыз ныклы тәрбия алып, эшчән булып үсәләр. Абый-апалары, сеңелләре авыл хуҗалыгы юлын сайласа, Рамил Нәҗипов, 1985 елда Куныр урта мәктәбен тәмамлагач, Казан дәүләт педагогия институтына юл ала, анда физика-математика факультетында укый. Ике ел Казахстан якларында армия сафларында артиллерия гаскәрләрендә хезмәт итә.
Армия сафларында хезмәт итеп, туган якларына кайта. Ләкин төп нигездә озак тукталырга насыйп булмый, 1992 елда аны Кайбыч районы Мөрәле мәктәбенә директор итеп билгелиләр. Җитәкчелек итү җиңел булмый, әмма сынатмый егет. Мәктәп директоры бик җаваплы вазифа. Укучыларның гына түгел, укытучыларның да, әти-әниләрнең дәһәркемнең күңеленә туры юл табарга, уртак фикергә килә белергә кирәк. Шуның өстенә, аңа яңа мәктәп бинасын да аякка бастырырга туры килә. Яңа мәктәпнең уку бүлмәләрен җиһазлар белән тәэмин итү, фән кабинетларын тиешле дәрәҗәдә уку-укыту әсбаплары белән тулыландыру – барысы да җитәкче җилкәсендә. Авырлыклар алдында каушап калмыйча, коллектив белән бергә ярдәмләшеп, бер-берсен аңлап, киңәшләшеп эшләү зур нәтиҗәләргә юл яра. Рамил Хәйретдинович җитәкчелек иткән чорда, мәктәп гел алдынгы урыннарда бара. Укытучылар һөнәри конкурсларда, укучылар фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашып, призлы урыннар яулыйлар. Укыту сыйфаты, өлгереш тә яхшы. Хезмәт юлының унөч елын багышлый ул әлеге җаваплы җитәкчелек вазифасына. Тырыш хезмәтнең нәтиҗәсе дә озак көттерми. 2000 елда Рамил Хәйретдинович Татарстан Фән һәм мәгариф министрлыгының Мактау таныклыгына лаек була.

Язманың тулы варианты белән "Хезмәт" газетасыннан танышы аласыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тормыш