Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Меңнәр кебек бәхет эзләп килдең

Меңнәр кебек бәхет эзләп килдең.


Кочагыңа" йоттың" шәһәр тагын
Корбаныңны -мең дә беренче.
Рәхәт тормыш белән кызыктырдың,
Әйтерсең син- шаман, сихерче!

Йоткач тынычландың, үз җаеңны
Кара инде, бәндә , син- үзең.
Башкалар бит яши, бар да күрә
Үзе белгән көйгә үз көнен.

Килгән шәпкә ,дөрес ,кыен булды
"Чирканчыгын " алу тормышның.
Син - ирекле, диңгез тубыктан , дип
Өрде шәһәр " булы" сулышын.

Ирек сөйгән җаның тыпырчынды,
Таш диварлар буды тыныңны.
Төшләреңдә еш саташып яттың,
Күреп гөлгә чумган болынны.

Уянуга тагын кочагына
Бөтереп алды шәһәр шау- шулы.
Сукырайтты күзне ,җем- җем янган,
Ал тактаның сихри шат нуры.

Утка очты күбәләктәй җаның,
Белеп көйдерәсен канатың.
Нигә, Ходам, әдәмнәрнең җанын
Саф самими итеп яраттың?

Шашып көлде шәһәр ваз кичте дип,
Иманыннан бәндәң - гөнаһлы.
Корбан иттең җанын күп әдәмнең,
Биреп барысына бер хакны.

Меңнәр кебек бәхет эзләп килдең,
Белми һаләкәтең көткәнен.
Сагынып сөйләрлекме булыр синең,
Әйтче ,адәм, пычрак үткәнең?

Акылсыз авызны ачар өчен
Һич кирәкми ачкыч алтыннан.
Көяр канат, күрсәң акча чыңын ,
Якынырак газиз җаныңнан.
Флера Габдуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250