Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Мөхәррирдә кунакта (+фоторепортаж)

Кичә газетабызның баш мөхәррире Вакыйф Зәкиев районыбызның спорт, сәнгать сөюче Закировлар гаиләсен махсус үзе кабул итте. Гаилә кадәр гаиләне редакциябездә мәртәбәле рәвештә кабул итү - әле тәүге тапкыр. Очрашуның сере нидә дисезме?!

Баш мөхәрриребезне Балтач авылында яшәүче, райондашларга яхшы таныш булган 11 яшьлек Данил
белән 6 яшьлек Диләнең
спортта, мәдәнияттә-сәнгатьтә актив катнашулары һәм бер-бер артлы ирешкән җиңүләре нык җәлеп итә. Балаларның уңышларында мәгарифтән кала гаиләнең дә мөһим роль уйнавын бәяләп, һәм дә әлеге максатчан, булдыклы, күркәм гаилә белән "Хезмәт" укучыларын да таныштыру максатыннан, Вакыйф Мансурович Закировларны хөрмәтләп эш бүлмәсенә дәште.
Гөлназ белән Ренат Закировлар бар гомерләрен балалар тәрбияләүгә генә багышлыйлар бугай, дисәк тә ялгыш булмас.
Балаларының аз гына сәләтен күреп алуга, алар аны үстерү яклы. Данил дә әти-әнисенең тырышлыгын һәрчак аклап килә, шашка-шахма буенча нинди генә ярышта катнашса да, призлы урыннар алуга омтылышы зур. Сеңлесе Дилә дә абыйсыннан калышмаска тырыша. Җылы очрашу барышында иң күңелле әңгәмәдәш тә Дилә булгандыр, мөгаен. Шушы көннәрдә генә Казанда шахмат уеннары көннәрендә катнашып кайтканнар.
- Мин анда үземнән зурлар белән уйнадым, җиңелмәдем... - ди кызчык (сизелеп тора, Диләдә үз-үзенә ышаныч зур) .- Ярышып кына калмадык, Казанны да карадык, дельфинарийда булдык, йоклап та калдык әле, шунда, Казанда...
Диләгә Вакыйф абыйсы белән әңгәмә кору бик ошады, соңыннан да рәхәтләнеп кушылып утырды ул. Ә менә гимназиянең дүртенче сыйныфын тәмамлаган Данил инде күпкә үзгә, уйлап кына җавап бирә, көлешеп тә алалар.
- 1 сыйныфта укыганда, гимназиядә шахматтан җиңгән идем, шуннан бирле ярышлардан калган юк , - ди Данил күпсанлы медальләрен муена кия-кия. Самара каласында узучы Рәсәйкүләм ярышларга кадәр баралар, бер елны да калдырмыйлар, гел призлы урында, беренче урынны алган чаклары да булды.
- Ныграк уйный башладылар әле, көндәшләрнең дә көчлеләре очрый, шуңа күрә бик нык шөгыльләнергә кирәк, - ди Данил яшь барган саен гаять тә җаваплы уеннар көтәчәген аңлап. Данилнең дә, Диләнең дә тренеры данлыклы, инде бик күп балаларны шахмат-шашка дөньясына җитәкләп алып кергән Ландыш Гарифуллина булганда, Закировлар гаиләсе төшенкелеккә бирелми, алда зур җиңүләр көтәсенә ышанып яши. Данил өстәл уеныннарын гына түгел, сәнгатьне дә үз итә, ярата. Быел музыка мәктәбенең домбра бүлеген тәмамлаган, бишлегә генә! Кызыл диплом! Әле курай бүлеген тәмамлыйсы бар. "Сандугач", "Шатлык" ансамбльләренең солисты, - район, зона, республика ,төбәкара сәнгать бәйгеләрендә катнашып, бер-бер артлы уңышлар яулаган егет. Әле бит аңа нибары 11 генә яшь. Ә инде портфолиосын күрсәгез- бер словарь китабы калынлыгында! Башлангыч сыйныфны да 5ле билгеләренә генә төгәлләгән.
"Спорт, сәнгать - икесе дә зур хәзерлек, күп вакыт таләп итә, укырга ничек өлгерәсең соң?" дип сорый мөхәрриребез, шунда әңгәмәгә әти кеше - Ренат абый кушыла," Бу сорауны минем үземә дә еш бирәләр, "ярыштан-ярышка йөри, кайткан арада гына гимназиягә барып килә", дип, уен-көлке белән җаваплап куям, ди елмаеп. Әлбәттә, уен-көлке белән. Данил, чыннан да, гимназиядә сыйныфларында 6 отличникның берсе.
- Аларның сыйныфлары ук шундый дус, тату, бер-берсенең уңышларына чын күңелдән куана торган.- ди әниләре Гөлназ. - Данил җиңү алып кайтса, алар дәррәү кул чаба, ура кычкыра, улымны котлыйлар. Мондый бердәмлектә сыйныф җитәкчеләре Лилия Рашитовнаның да роле зур дияр идем.
Хәзерге вакытта өлгер гаилә Актанышка Татарстан авыл районнары арасында үтәчәк шахмат ярышларына әзерләнә. Дилә дә барачак, уйнаячак та әле. Инде телефон аша Актаныштан фатир юллап куйганнар, чөнки ярышлар берничә көнгә сузыла.
- Бездә шунысы бар,.. башка районнар килә махсус машина, автобус белән, командировочный да түләнә, ә без үзебезнең хисапка йөрибез, - ди әни кеше.- Менә шунысы гына әзрәк киртә булып тора.
Бу кадәрле ярыштан-ярышка балаларны ничек йөртеп бетермәк кирәк? Вакыты, акчасы да дигәндәй... Вакыйф Мансуровичны да әлеге сорау гаҗәпләндерә булып чыкты. Бактың исә әти кеше дигәнебез төпләнеп эшләми, сәләтле улы-кызы белән белән күбрәк ул шөгыльләнә, Ә Гөлназ үзе үзәк хастаханәдә - бухгалтер. Тагын өченче балалары - кечкенә уллары Динар үсә. "3Д без!" диләр алар көлешеп. Гаилә ярышларга гына йөреп калмый, гимназиядә үзләре дә иганәчелек ярдәме күрсәтеп, ярышлар үткәрәләр." Безнең балаларның да бит кемнәрдер үткәргән ярышта сәләтләре ачылды, бәлки тагын шундый балалар бардыр", дигән максат белән уздырабыз ул бәйгеләрне", ди Закировлар.
Бик сокландырды безне Закировлар гаиләсе! Уңганлыклары-тырышлыклары, итагатьле-мәдәниятле , бала җанлы булулары белән таң калдырды! Алга таба да уңышлар телик аларга!
- Бу көтелмәгән, әмма мәгънәле очрашу безне тагын да канатландырып җибәрде, - ди Гөлназ саубуллашканда.- Район редакторының шушылай зурлап үзендә кабул итүенә бик куандык. Рәхмәт, балаларыбызның уңышларын, безнең исә хезмәтебезне күргән өчен.
Данил белән Дилә дә баш мөхәрриребез кулыннан истәлек бүләкләре алуларына ихлас күңелдән шатландылар, тагын килербез әле, дип киттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250