“Мин гел татарча сөйләшергә тырыштым”
Наташа белән аралашу миңа зур сабак бирде: соңгы вакытта бөтен татар җәмәгатьчелеге “татар теле бетә” дип чаң сукканда, чишелешнең бик тә гади булуын күрсәтте ул.
Быел җәй көне авылдагы кибеткә барсам, сатып алучылардан бер Наташа гына. Наташа – безнең авыл килене. Рус кызы. Инде безнеке булганына берничә ел булса да, авылның икенче очында яшәгәнгә, әлләни аралашкан юк иде. Шуңа күрә аның сатучы Алсу белән теттереп татарча сөйләшкәнен ишетү минем өчен шаккатарлык хәл булып тоелды.
Түзмәдем:
– Шушылай рәхәтләнеп сөйләшерлек итеп татарчаны кайчан өйрәндең соң? – дип сорадым. Күрәсең, болай аптырап сораучылар бер мин генә булмаган, Наташа балкып елмайды да: “Мин килгәннән бирле татарча сөйләшергә тырыштым”, – диде.
Ә бит килгән шәпкә ул бер авыз сүз татарча белми, хәтта аңламый да иде, “чеп-чи татар авылында нишләр инде”, – дип жәлләгән дә идек әле үзен. Өйрәнәм дигән, теләге булган кешегә бернинди киртә дә юк шул. Наташа да башта русча сөйләшсә, аннан акрынлап татар сүзләре кыстыра башлаган, бераздан инде “без русча исәнләшкәндә да, татарча җавап бирә иде”, ди уртак танышлар.
– Килгәч тә безгә дә “папа-мама” дип эндәште әле, без дә аның белән русча сөйләштек. Баштарак барыбызга да авыррак булды инде. Улыбыз Рифкать Наташага өйләнәм дигәч тә, куркып калдык, аннан теләгенә каршы килмик дип ризалаштык. Әле Киров өлкәсенә барып, урысчалап, кыз да сорап кайттык, – дип көлә кайнатасы Рифат. – Гел авылда яшәгәч, без бит татарчага күнегеп беткән... Башта Наилә дип исем куштырдык, аннан никах укыттык, туйлар үткәрдек... Улыбызга – 20, Наташага 19 яшь иде бит, бәлки әнә шул яшьлеге белән ул безгә, авылга тиз ияләнгәндер. Сыер күргән бала түгел иде, икенче көнне үк сыер саварга өйрәнәм дип абзарга чыкты. Өйрәнде, маллар да караша, өйдәге эшләрне дә барыбыз бергә эшлибез. Пешерергә бик ярата (сүз уңаеннан: Сабировлар авылда бар яктан уңган-булган, эшчән, кул эшләренә сәләтле, һөнәрле гаилә – алар турында газетабызда берничә тапкыр яздык инде).
– Хәзер сезгә кем дип эндәшә инде? – дип сорыйм Рифаттан.
– Әй, әллә кайчан “әни-әти”гә әйләндек инде без... Ул бит тел белмим дип куркып тормады, туйдан соң ук эшкә чыкты. Башта бригадада, төрле эшкә йөрде. Әнә шул бер елда бик күп сүзгә өйрәнде. Аннан Иске Салавычта пекарняда эшләде. Гел татарча сөйләшкән кешеләр арасында булу ярдәм иткәндер инде. Декрет ялыннан соң быел көз көне балалар бакчасына няня булып урнашты.
Наташаның безнең авылга килгәненә алты ел булып киткән икән инде. Шулай булгач, татарча сөйләшкәненә ник аптырыйсың, димәгез. Гомер буе татар авылында яшәп, татарча бер авыз сүз әйтмәүчеләр дә, бер-ике елга шәһәргә китеп, татарчасын “онытучылар” да юк түгел...
“Ияләндеңме инде?” – дигән сорауга да Наташа: “Әллә кайчан инде. Бик матур авыл бит, кешеләре ачык, очраганда-күргәндә сөйләшми китмиләр...Үземнең әниләргә барсам, монда кайтасы килә башлый”, – дип җавап бирде.
– Вконтактедагы битеңдә бик матур карточкаларың бар икән, шуннан берсен газетага да бирик әле, – дим Наташага. – Яулык бәйләп, балаларың Эльмир, Азалия белән төшкәне бигрәк матур...
– Ә-ә, килендәшнең никахында төшкән идек без аны... – ди ул. Ә мин тагын гаҗәпләнәм: “Үләм, син шундый килендәш дигән сүзләрне дә беләсеңмени?!”
– Дөрес әйтмәдемме әллә? – дип аптырый Наташа.
– Дөрес, – минәйтәм, – инде килендәш, җиңги дигән сүзләрне татарлар үзләре дә юньләп әйтми бит дим. Без күбебез Ришатның (иренең энесенең) никахында төштек дияр идек әле...
Наташа белән аралашу миңа зур сабак бирде: соңгы вакытта бөтен татар җәмәгатьчелеге “татар теле бетә” дип чаң сукканда, чишелешнең бик тә гади булуын күрсәтте ул. Татар теле бетмәсен, аны башка милләтләр дә өйрәнсен өчен ихтыяҗ һәм теләк кенә кирәк икән. Һәм... барлык татарларның да татарча сөйләшүе кирәк. Татар мохите булмый торып, нинди генә кануннар, проектлар эшләсәк тә, көтелгән нәтиҗә булмаячак.
Фото гаилә архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев