Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Минем язмыш синең язмыш булды...

Бу вакытта ике яшь ярымлык кына иде әле кызыбыз.

— Тотасың да кайнанаңны мактыйсың, шулкадәр яхшы кешемени соң? — дип сорыйлар иде миннән. 

— Ул 13 ел баламны карады, — дип җавап бирәм, башка сораулары калмый — бар да аңлашыла...

Рауза исемле иде кайнанам. Гарәпчәдән «җәннәт бакчасы» дип тәрҗемә ителә аның исеме. Чынлап та, бакча эшләрен бик ярата иде әни. Бәләкәй генә шул җир кишәрлегеннән чып-чын җәннәт бакчасы ясар иде. Ник бер чүп булсын шунда, ник бер яфрак төшсен?!

Шимбә-якшәмбе бакчага без дә киләбез. «Ләлә, син, бар, ашарга гына әзерлә. Чәй куя тор», — дип, бакча эшенә бармагымны да тидертми. Барысы да ишелеп уңа торган иде аның. Карлыганнары чия кебек эре... Күршеләр, музейга килгән кебек, безнең бакчада исләре китеп йөри. 

Тумышы белән Балтач районы Карадуган авылыннан иде ул. Аларның гаиләсенә, хәер, безнекеләргә дә язмышның камчысы каты төшә. Кайнанамның әтисен сөргенгә сөрәләр — Беломорканалны төзүдә катнаша ул. Әнисе Мәгъмүзә исә олы улын авылда калдырып, өч баласы белән Казанга килеп урнаша, мехкомбинатка эшкә керә. Бик тырыш, эшчән, тәвәккәл хатын була. Кайнанам да әнисенә охшаган. Казан дәүләт педагогика институтының чит телләр факультетында укуы гына да күп нәрсә турында сөйли. Кызы Зөһрә дә шул факультетны тәмамлаган. 

«Кайнанам өч бала тапкан, җидене үстерде», — дип әйтергә яратам мин. Олы улы Равил — минем ирем, аннары каенсеңлем Зөһрә, төпчекләре Мәрьям. Кече кызының гына гомере кыска булды, 24 яшендә яман шеш авыруы алып китте аны. Бер улы калды. Әтисе белән Грузиядә яши хәзер. Әнинең гомерлек йөрәк ярасы булды инде ул...

Рауза әни белән Мидхәт әтинең килене булып 1978 елның май аенда килдем мин. Бик матур итеп туй үткәрделәр. «Гомерең ашлы-сулы булып узсын», — дип, кулларымны онга батырып, аяк астыма келәм җәеп, бал-май белән каршы алды ул мине. Бу вакытта әле үзе дә япь-яшь, 52 яшендә генә иде. Мин иремнән биш яшькә өлкәнрәк. «Ай, исең киткән, — ди иде әни. — Менә Мидхәт әтиең миннән биш яшькә олы, шуннан ни?»

Тормышта ни генә булса да, ирем белән ике арада нинди генә сүз чыкса да, Рауза әни гел минем яклы булды. Мине яманлап үз гомерендә ярты сүз дә әйтмәде. Гомумән, кеше белән сүзгә килеп, ачуланыша торган кеше түгел иде. Эшләгән вакытында димим, пенсиягә чыккач та капка төбендә әбиләр белән гайбәт сатып утырганы булмады. Кеше сөйләргә яратмады, башкалар да кемнедер сөйли башласа, тыңлап та тормыйча китеп бара торган иде. Менә шундый күркәм холыклы иде ул. Тормыш авырлыклары да аның холкын боза алмады. Югыйсә беренче иреннән бер бала белән аерылып, тормышын өр-яңадан башлаган. Бер кызын югалткан...

Минем үз әтием 1967 елдан башлап — 27 ел Казан шәһәренең Мәрҗани мәчетендә имамлык итте. Әти дә, әни дә бик дини, Аллаһка чын күңелләреннән ышанган, хәрәмнән бик курыккан кешеләр иде. Әти — муллалар нәселеннән. Биектау районы Ямаширмә авылында туып-үскән. Анда өч ел мулла булып торганы өчен әтине авылдан сөргәннәр. 

Өйләнешкәч, ирем белән минем әти-әни янында яшәдек. Әнием Галия — хөкүмәт эшендә эшләмәгән, ирен, балаларын гына көйләп яшәгән кеше. «Кияү, кияү...» — дип, киявенә карап суларга да курка, аны өрмәгән җиргә дә утыртмый торган иде. Равил бераз күңелсезрәк тоелса: «Кызым, әллә берәр сүз әйттеңме?» — дип, коелып ук төшә. «Равил, ник боегып утырасың, әнә әни мине ачулана», — ди идем. 

Без гаиләбез белән Радиоприбор заводында эшләдек. Кайнанамны мин инде кияүгә чыкканчы ук белә идем. Аның дус хатыны апам белән бергә эшләделәр. Мин дә апам янына килеп йөрим. Үзем дә шунда эшкә урнаштым. Равил белән дә заводта таныштык без. 

1979 елда олы кызыбыз Алсу, аннары Диләрә туды. Икесен дә бер-бер артлы бакчага бирдек. Ләкин Диләрә гадәти бакчага берничә ай гына йөреп калды — беләгенә ясаган манту шешеп, безне махсус бакчага күчерделәр. Ул — Казанның Попов урамы тукталышында, без Зорге урамында яшибез — ара шактый. Баланы бакчага илткәч, әле эшкә дә барып җитәсе бар. Анысы Казанның бөтенләй башка очында... Көн дә болай йөреп булмый, шуңа Обсерваториядә урнашкан санаторий-бакчага юллама бирделәр.

Бу вакытта ике яшь ярымлык кына иде әле кызыбыз. Ял көннәрендә янына барып йөрибез, барган саен балабыз күзгә күренеп үзгәрә — гел йокылы халәттә, басынкы, битараф... Кайнанам: «Ләлә, болай булырга тиеш түгел, алыйк без аны бакчадан», — дигәч, өйгә алып кайттык. Диләрә шушы биш ай эчендә инде сөйләшми торган, карават, өстәл асларына кереп качу җаен гына караган авыру балага әйләнгән иде...

Белмим, ни булгандыр, бер көн эчендә әнидән, имезлектән (соска суыра иде, шул ук көнне аны алып куйганнар) аерылу, озак елау нәтиҗәсеме — аның психикасына зыян килгән иде. Ул ике яшь ярымга кадәр әйтергә өйрәнгән сүзләрен дә, барлык һөнәрләрен дә оныткан, өйгә кайткач, үз балабызны үзебез танымадык. Ул вакыттагы кичерешләребезне әйтеп аңлата торган да түгел. Табибтан табибка йөрүләр дә файда бирмәде — Диләрә кире үз хәленә кайтмады. Инвалидлык турында сүз кузгаттылар. Минем ничек елаганны белсәгез! «Юк, ул әле сәламәтләнә, ул инвалид түгел», — дип үксим. 

Шул вакытларда ярый янымда кайнанам булды. «Ләлә, нихәл итәсең. Без күрәсен кеше күрмәс, бирешмик», — дип тынычландырды ул мине. 

Тулырак: https://syuyumbike. ru/news/tatar-gailse-kilen-kaynana/minem-yazmysh-sine-yazmysh-buldy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев