Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Минем телефон сүнгән килеш тә яздыра”

Урамда куркынычракмы, әллә интернеттамы? Татарстан Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты утырышында үсмерләрнең төнлә урамда йөрүеннән башлап, мәктәп проблемаларына кадәр фикер алыштылар.

Җинаятьчеләр аз һәм күп булган районнарны да атадылар. Депутатлар Мәгариф һәм фән министрлыгына мәктәпләрдә куркынычсызлык дәресләре үткәрергә тәкъдим итә.

Йөрмә төнлә урамда!
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлеге башлыгы урынбасары Лариса Осипова әйтүенчә, республикада үс­мерләр тарафыннан кылынган җи­наятьләр саны соңгы ун ай эчендә 10,7 процентка кимегән. Быел әнә шундый 657 очрак теркәлгән. Мамадыш, Спас, Тәтеш районнарында, Казанның Авиатө­зелеш һәм Яңа Савин районнарында тәртип­сезләр саны кимегән. Шул ук вакытта башкаланың Идел буе районы, Чаллы, Әлмәт, Азнакай, Алабуга, Биектау, Түбән Кама, Нурлатта төнлә үсмерләр кылган җинаять­ләр саны күбәеп киткән. Әлеге очракларның яртысыннан артыгы җәмәгать урыннарында талау-урлашу белән бәйле. Дөрес, мондый җинаятьләр 12 процентка кимегән. Моның сәбәбен погонлылар сигез ел элек кертелгән “комендант сәгате”нең нәтиҗәсе дип аңлата. Билгеле булганча, 18 яше тулмаганнарга кичке сәгать уннан соң әти-әниләреннән башка урамда йөрергә ярамый. Җәен 11гә кадәр рөхсәт бирелә. Быел 3 мең­нән артык үсмер әнә шул тәртипне бозган. Нәтиҗәдә әти-әниләр һәм вазифаи затларга карата 3 мең 595 административ беркетмә төзелгән, 1 мең 225 очракта штраф салганнар. Кайбер әти-әниләр спиртлы эчемлекләр сатыла торган күңел ачу урыннарына үзләре белән балаларын да ияртеп килгән. Депутатлар “комендант сәгате”н тагын да катгыйландыру турында да сөйләшмәкче.

Ишетмиләр дә, күрмиләр дә
Казан дәүләт медицина университеты ректоры, депутат Алексей Созинов иң куркыныч урын дип урам түгел, ә интернетны саный. Аны ничек куркынычсыз итәргә дип борчыла. Бу урында ректорның сүзен Осипова бүлдерде. Полковник фикеренчә, урамда куркынычрак икән.

– Бер укучыдан, ник дәрестә телефоныңны кабызасың, дип сораган идем. Ә ул: “Минем телефон сүнгән вакытта да яздыра”, – дип җавап бирде. Алай булгач, кәттә телефондыр бу, дим. “Юк, әни махсус кушымта куйды”, – ди, – дип сөйлә­гән иде Казан мәктәбендәге бер директор. – Тәнәфес вакытында да телефоннан аерыла алмыйлар. Бу вакытта диванга утырып, китап укыган бер генә укучы бар. Калганнар ишетмиләр дә, күрмиләр дә.

Татарстан Премьер-министр урынбасары, республиканың балигъ булмаган балалар, аларның хокукларын яклау комиссиясе рәи­се Ләйлә Фазлыева фикеренчә, интернеттагы вәзгыятьне үзгәртеп булмаячак. “Педагоглар дөнья пә­рәвезендә яхшы белән яманны аерырга өйрәтергә тиеш. Монда әти-әниләрнең эшен берәү дә чикләми. Кем беренче булып балага планшет йә телефон тоттыра? Аны балалар йортында да, мәктәп­тә дә бирмиләр бит. Баланың виртуаль тормышын белмим, дигән әти-әниләргә социаль челтәрдә берничә сәхифәне ачып карау да җитә”, – ди Ләйлә Фазлыева.

Халык ышанычлылары проблеманы хәл итүнең юлын куркынычсызлык дәресләре кертүдә күрә. Социаль сәясәт комитеты әгъзасы Руслан Йосыпов: “Андый дәресләр үткәрергә кирәк. Әмма барыбер без көткән нәтиҗәне бирмәячәк. Балалар хәзер интернетсыз яши алмый. Компьютерда утырма, төнлә йөрмә, дип сүгүдән файда юк. Иң яхшы ысулы – аларны спортка җәлеп итү. Моның өчен бушлай түгәрәкләр санын арттырырга кирәк. Бездә бөтенесе түләүле, ә түләүсезләре бер-ике генә”, – ди.

 

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 181, 14.12.2018/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе