Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Минзәлә районында ике бала һәм ир-ат янып үлгән

Янгын электр үткәргеченең төзек булмавы яки электр приборларының кызуы нәтиҗәсендә килеп чыккан дип фаразлана.

Воровский исемендәге совхозда шәхси йорт янган.

(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ»). Минзәлә районының Воровский исемендәге совхозында бер торак йортта чыккан янгынны сүндергән вакытта 1975 елгы ир-ат һәм аның 2002, 2012 елгы ике улының үле гәүдәләре табыла. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Әлеге факт нигезендә РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе органнары тарафыннан җинаять эше кузгатылды.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, малайларның әнисе төнге сменада эштә булган. Янгын электр үткәргеченең төзек булмавы яки электр приборларының кызуы нәтиҗәсендә килеп чыккан дип фаразлана, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

 

Фото: mchs.tatarstan.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын