Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Мирзаяновлар Көшкәтбаштан Гөлсимә әбине алып китә язган (видео)

Шалкантуйда Гөлсимә әбисез кала яздык бит әле без...

Бәйрәмебезгә кунак булып килгән эстрадабыз артистлары Мирзаяновлар үзләренең нәни Нәзирәләрен багарга менә шундый бер матур әби эзлиләр икән.

Безнең җор телле әбиебез югалып каламы соң:
— Малай җаным, үземнекеләр 23, 24 нчесе туарга тора, диде ул аларны шаккатырып.

Сүз Гөлсимә әбинең оныкчыклары!!! турында бара. Сөбеханаллаһ, дими ни дисең. Һәрберсеннән хәбәрдар, һәрберсенең никах, бәби ашларында катнашкан, гел изге теләктә булган ак яулыклы әбиебезгә сәламәтлек, хәерле гомер телибез. Әле тагын бик күп оныкчыклар өчен сөенергә, аларга изге теләк теләп дога кылырга, тагын бик күп Шалкантуйлар кунагы булырга язсын, авылдаш әби!

Мирзаяновлар әбигә чәчәк бүләк иттеме, әллә киресенчәме, диярсез инде... Чәчәкләрне авылдашыбыз, Гәлсимә әбинең абыйсынын кызы Гөлназ, Гөлсимә әбинең узып киткән туган көнен ( 88 яшь!!!) котлап алып кайткан. Чәчәкне Мирзаяновлар белән бергә тапшырдылар. Аннары Алмаз Гөлсимә әбине култыклап урынына озатып куйды... Гөлназга матур гамәле өчен олы рәхмәтебез.

Вәт шулай... Артистларны да күрдек, әбисез дә калмадык, чәчәкле дә, җырлы да булдык Шалкантуйда... Бәлки әле үзегез шунда утырып, бу тамашаның шаһиты да булгансыздыр...

Лилия Гарифуллина

Фото-видео Зөһрә Рамазанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев