Бөгелмәдә Карабаш поселогында яшәгән вакыт. 1нче апрель көнне эштән кайтып барганда каршыма күрше хатыны очрады.
Кызык эшлисем килеп, тоттым да:
- Земфера апа, җаным, син элек колхозда эшләгән булгансың икән бит, сине эзләп шалтыраттылар. Срочно, бүген үк, эш сәгате беткәнче, конторга килеп китсен әле, диделәр", - дидем.
- Хай, Аллам, нәрсәгә икән? - диде дә, тукталышка якынлашып килүче автобуска таба йөгерде.
Мин кайтып киттем. Ике сәгать чамасы вакыт үткәч, ишектә кыңгырау тавышы. Ишекне ачып җибәрүем булды, күрше апам миңа ташланды. Ул сүгә - мин көләм. Туктап кына булмый. 25 чакрым ераклыктагы колхозга җибәргән булып чыктым. Әле ярый 4 яшьлек оныгы әбисе кайтканда да йоклый торган булган, уянгач куркып елаган булса, көләсе бик килмәс иде.
1нче апрель шаяруы шулай тәмамланды. Ел саен шул хәтердә яңара да, яшь чак - җүләр чак, дип куям.
Фото: http://piter.tv/event/1_aprelya_shutki_i_rozigrishi_dlya_druzej_v_shkole_univere_na_rabote/
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев