Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Мәктәпкә баруларым бүгенгедәй кебек

Быел кызым мәктәпкә бара. Аны мәктәпкә әзерлим, үзем хатирәләремне барлыйм...

Беренче көн, беренче укытучым, тәүге классташлар...Берсе дә яңа түгел, чөнки мәктәп безгә якын гына, шул тирәдә уйныйбыз, койма аша күзәтәбез, аш-су әзерләүче Саймә апаның кызлары белән, әни янына дигән булып, кергәләп тә чыгабыз... Аннан, укытучым да безнең турыдан гына үтеп йөри, хәтта ерактагы бәрәңге бакчалары да янәшә...чүп утаганда да, бәрәңге алганда еш очрашабыз...Классташлар да бергә уйнап үскән егетләр-кызлар...Мәгълүм команда, шайка дисәң дә була иде инде безне ул чакта... Кешегә зыяныбыз тимәсә дә, күзәтеп торучылар күп иде... Кызык булгандыр инде, без үскәндә урамнар шаулап торды бит! Хәзер инде кызым белән бергә белем эстәргә барабыз, кызым минем чагылышым, әйтерсең лә, мин дә мәктәпкә барам, тик ихлас Яңа Салавыч мәктәбе генә түгел ул, бөтенләй икенче дөнья, ят мохит...
Әнә шулай , беренче укытучымны белеп, күреп, якын итеп үстем. Яңа Салавычтан Гөлзада апа Габделбәрова ул. Олы башын кече итеп, гел эндәшеп, ягымлы итеп сүз катып йөрде. Шуңадырмы икән, мәктәпкә баруымны зарыгып көтүем, урра, укырга барам, дип очынып йөрүем истә калган. Инде мәктәптә укучылар, иртә куанасың, уку җиңел түгел ул, дисәләр дә, башлангычта укыган елларым якты, кадерле хатирәләремнең берсе, - кул күтәреп җавап бирүләр, укытучымның канәгать, ягымлы карашы..., әти белән дәрес хәзерләү, сеңлемнең тыныч кына карап утыруы, әнинең гел уку кирәк-ярагы алып куандырып торуы, челтәрле алъяпкычлар гына киертүе (чем карасы бигрәк тә истә калган)...берсе дә онытылмый. Бәйрәмчә киенгән өч кыз, биш малайны (бер-беребезне яхшы беләбез, без - кызлар Түбән оч белән Югары очны бер итеп үстек, ә Түбән очның биш малае үзе генә ни тора! ) Гөлзада апа беренче көнне үк үз канаты астына алды, һәм урта мәктәпкә чыкканчы җыеп, акылга утыртып, бер йодрыкта тотты.Шунысы исә калган, укытучым мине беренче көннән үк укуга йомшаграк малайлар белән утыртты, ләкин мин үпкәләмим, чөнки мөгаллимәмнең әлеге адымы мине тормышта кешеләргә ярдәмчел булырга, һәркемне дә тигез күрергә өйрәтте. Әле дә сыйныфташлар белән бер-беребезне якын күрәбез, хөрмәт итәбез, укытучыбызга хәерле озын гомер, сәламәтлек телибез. Чын укытучы иде ул, сыйныф җитәкчем, рәхмәт аңа!
Бу фотода инде без күбәү, Салавыч мәктәбендә укыган состав, узган ел мәктәпне тәмамлаганга 20 еллыкны билгеләп үткән идек, шунда фотога төштек, ә Гөлзада апа Габделбәрова - иң алда сулдан дуртенче утыра, ә без аның укучылары- арткы рәттә сулдан беренче - Рәнис Фәйзрахманов (игезәге Фәнис килалмады), өченче Нәфыйков Рәсим, урта рәттә уңнан беренче - Зиннәтуллин Раушан, өченче Михайлова Альфира, алтынчысы мин, минем янда Лапшина Тәслимә (сыйныфташ кызларымның икесе дә күрше Биктәш авылы егетләренә кияүгә чыкты).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250