Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Мондый ремонт 30-40 елга бер генә була»

29 октябрь көнне Бөрбаш авылында капиталь ремонттан соң мәдәният йортын ачу тантанасы булды. Хөкүмәт программасы нигезендә яңартылган шундый җиденче мәдәният учагы бу. Әлеге тантанага килгән бөрбашлылар да, башкала кунаклары да танымаслык булып үзгәргән бинага, төзүчеләр эшенә югары бәя бирде.

– Мондый ремонт 30-40 елга бер генә була, – дип башлады үзенең чыгышын район башлыгы Рамил Нотфуллин. – Моны инде ремонт дип кенә дә әйтеп булмый. Яңартылмаган бер генә җире дә калмады. Тирә-юнен төзекләндерү, парк булдыру да бик кирәкле эш булды. Бу инде мәдәният йорты гына түгел, хәзергечә әйтсәк, күп функцияле үзәк, монда авыл халкы өчен кирәкле бөтен социаль объектлар бергә урнашкан. Бөрбашның бер дигән, заманча үзәгенә әйләнде әлеге урын.

1982 елда файдалануга тапшырылган, моннан 40 ел элек төзелгән мәдәният йорты бүген дә үзенең колачлылыгы белән заман таләпләренә җавап бирә ала. Үз чорында да районда иң зурлардан була ул.

Ике катлы, 320 урынлы. Ун меңнән артык китап фонды булган китапханә, спортзал, авыл Советы, почта бүлекчәсе дә бирегә «сыя» (аларга моннан берничә ел элек, оптимизация сәясәте башлангач, фельдшер-акушерлык пункты да кушыла). Авылда мәчет ачылганчы бер бүлмәсе намаз уку урыны – мәдрәсә ролен дә үти. Бер чорда биредә тегү цехы да эшли. Быелгы ремонттан соң әле биредә ике музейга да  шактый иркен урын табылган. Ул чорда ук кырык еллап алга карап, киләчәк өчен төзегәннәр диеп гаҗәпләнергә урын бар.

Үткән еллар эчендә үз көчләре белән косметик ремонтлар үткәрелгәнгә «ярыйсы» булып күренгән бу бина моннан берничә ел элек төзелгән яңа мәктәп янәшәсендә югалып кала иде инде. Моңа җаннары авыртып, борчылып йөрсәләр дә, үзләренә ремонт чираты җиткәнне бөрбашлылар шактый озак һәм сабыр гына көтә. Быелның февралендә биредә «Стройсервис» ширкәте төзүчеләре эш башлый һәм сигез ай дигәндә шушы колачлы, катлаулы эшне уңышлы башкарып чыга. Наил Сафиуллин җитәкчелегендәге бу коллектив мондый җитди төзелешләрдә үзен танытып өлгергән иде инде. Бу юлы да сынатмадылар: графикка да сыештылар, эшләренең нәтиҗәләре күз алдында. Ике каттагы барлык бүлмәләр, фойе, тамаша залы... Бөтенесе сокланырлык дәрәҗәдә. Сыйфат һәм зәвык белән башкарылган.

Тантанада катнашкан «Сетевая компания» акционерлык җәмгыяте генераль директоры  Илшат Фәрдиев: «Без балтачлылардан күп нәрсәгә өйрәндек инде. Бозау үстерүдән башлап, авыл тирәсендә парклар ясауга кадәр килеп өйрәндек. Искитәрлек зур эшләр эшлисез. Үзегез дә булган халык, эш тәртибегез дә башкаларга үрнәк булырлык. Авылны шушылай итеп үстерү, үзгәртү җиңел эш түгел, бирегә кайткан саен сезнең авыл өчен сөенеп китәм», – диде.

–Бөрбашны, Җәлил хәзрәтне кая гына барсак та, бөтен җирдә беләләр, башкалардан аерылып торучы авыл сез. Менә әле күптән түгел генә Татарстан Рес-публикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе делегациясе катнашында Чувашиядә Урмайда булып кайттым. Сезне анда да беләләр, Җәлил хәзрәт, сезгә күп итеп сәламнәр алып кайттым, – диде ТР Югары Советы депутаты, районыбыз кураторы Камил Нугаев.

Башкаладан килгән кунаклар, чыгыш ясаучылар барысы да, сүз берләгәндәй, бу матурлыкның кадерен белергә, саклап тотарга, буш тотмаска чакырды. Авыл җирлеге башлыгы Равил Галимуллин чыгышы исә аларның барысына җавап булып ишетелде: «Шөкер, авылыбызда башка урыннар белән чагыштырганда демографик хәл әйбәт, 230лап хуҗалык бар, 800гә якын кеше яши, яшь гаиләләр күп, балалар күп туа. Без елына дүрт Сабантуй гына үткәрәбез, республика күләмендәге унлап чара гына уздырыла»... – Авыл, район күләмендә үткәрелгән чараларны, аларда актив катнашуларын, уңышларын сөйләп тормады Равил. Барысы да авылдашларының күз алдында ләбаса.

Хәер, аңа кадәр әле кунакларны каршы алырга дип чыккан гармунчыларны күреп, янәшәмдә торган апалардан: «Болар барысы да үзегезнекеләрме соң?» – дип сораган идем. «Безнекеләр! Барысы да безнекеләр!» – диде алар, горурланып. Шушы кадәр гармунчысы булган авылда мәдәният йорты ничек буш тора алсын ди инде?! «Үзебезчә анализ ясаган идек, мәдәният йорты директоры Ризилә Хөсәенова иң озак эшләгән мәдәният хезмәткәре булып чыкты», – дип таныштырды Җәлил хәзрәт килгән кунакларны.

Мәдәният өлкәсендә генә түгел, бөрбашлыларның соңгы еллардагы гомуми активлыгы, күпсанлы өмәләр үткәреп, берничә ел рәттән районда иң зур суммада үзара салым акчасы җыйнап та, юмарт эшмәкәрләре  ярдәмендә дә авыл тирәсендәге чүплекләрдән матур парклар ясаулары турында без берничә тапкыр язган идек инде.

Сүз дә юк, туган авылын таныту, үстерү, ныгыту өчен Җәлил хәзрәт көченнән килгәнне дә, килмәгәнне дә эшләде бугай инде. Олыгаеп барган көнендә дә әле дә авыл дип җан ата. Яңартылган мәдәният йортында ачылган – ике, аның буш торган котельныенда ачылган өченче музей да аның идеясе һәм тырышлыгы нәтиҗәсе. Музейлар белән хәзер беркемне шаккаттырып булмый кебек. Әмма берсен-берсе тулыландыручы бу өч музейда башкалардан үзгә булган өлешләр байтак. Аның беренчесендә авылның дини тарихы күбрәк яктыртылган. Җәлил хәзрәт төзегән авыл шәҗәрәсе биредә иң төп байлыкның берсе, сирәк тарихи экспонатлар да бар, шулар янына заманча аквариум, хуш ис таратып утыручы мандарин һәм башка затлы гөлләр дә куелган. Барлык музейларда диярлек булган авыл өе экспозициясе дә монда ничектер башкача, бик матур һәм табигый килеп чыккан. Аны тамаша кылучылар да тиз генә аерыла алмады, өлкәнрәкләр балачак хатирәләрен искә төшерде. Музейларда төп игътибарны балаларны, яшүсмерләрне җәлеп итүгә юнәлткәннәр: бөтен экспонатлар да шушы максатка «эшли». Элекке котельный бинасында ачылган музейда, әнә, атны җигеп, туарып карау мөмкинлеге бар. Шунда ук заказ белән ясатып кайтарылган «Сталинец» тракторына утырып карап була. Ә стенада шушы тракторда эшләгән дүрт авылдаш хатын-кызның фотосурәте...

Тагын шунысы сөендерә: бу изге эшләрдә Җәлил хәзрәт ялгыз түгел. Тикмәгәмени, әлеге тантанада үзенең чыгышын җирлек башлыгы Равил авыл халкына, игелекле гамәлләрдә башлап йөрүчеләргә кулын йөрәгенә куеп рәхмәт җиткерүдән башлады. Шушы авылда туып-үсмәсә дә, әтисенең туган авылында еш кунак булган, әтисе Рафил яшьли вафат булганнан соң да авыл белән элемтәсен өзмәгән, Казанда яшәүче эшмәкәр егет Нияз Галимуллин бу исемлектә беренче урында торадыр. Яктыртулы чаңгы юлы ясауда зур матди ярдәм күрсәткән Нияз мәдәният йорты тирәсен тәртипкә китерү, анда парк төзетү, өченче музейны сафка бастыруда да төп иганәче була. «Мәдәният йортының ремонты 56 миллион сумга  төште, Нияз үзе башкарган эшләре турында үзе сөйләр», – дигән иде Рамил Рәшитович. Тик тыйнак егет: «Балачагым шушында үтте. Бөрбашны бик яратам. Мөмкинлек булганда бик теләп ярдәм итәм», – дию белән чикләнде.

Бу көнне яңартылган авыл спортзалында Ниязның мәрхүм әтисе – Бөрбашның танылган көрәшчесе, гармунчысы, теш табибы Рафил Галимуллин истәлегенә балалар арасында көрәш ярышлары да үтте. Җиденче тапкыр үтүче әлеге ярышларның да спонсоры Нияз иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мондый ремонт 30-40 елга бер генә була