Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Мәсхүт абыйның винограды быел мул уңыш бирә (+фото)

Районның баш агрономы Мәсхүт абый Гарипов менә биш ел инде ишегалды бакчасында виноградлар үстерә. Капкадан керә-керешкә үк виноград тәлгәшләре күзләрне "кызыктыра".

- Болай гына тотынган идем мин аны үстерергә, - ди Мәсхүт абый.- Тәрбияли торгач, хәйран матур булып җәелеп киттеләр. Өч төрле сорт үстерәм, уңышы елдан-ел арта, җиләкләре тәмле. Балтачның үзендә генә дә хәзер виноград үстерүчеләр күп бит.
Сүз дә юк, шулайдыр. Әмма көньяк җимешен безне якларга яраклаштыра белеп үстерү дә кирәктер. Бәлки, берәр балтачлы аны үстерү серләре турында сайт укучылары белән дә уртаклашыр. Көтеп калабыз. Язып җибәрегез, комментарийга да яза аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250