Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Мәскәүдәге янгын 17 кешенең гомерен өзгән

Кичә Мәскәү шәһәрендәге типография складында янгын чыгып 17 кеше һәлак булган.

Хокук саклау органнары мәгълүматларына караганда, янгында үлүчеләрнең барысы да мигрантлар, аларның эш һәм яшәү урыны склад булган. Янгын мәйданы 200 кв.м тәшкил иткән. 12 кеше коткарылган.

Янгын вакытында һәлак булучыларны тану-ачыклау процедурасы бара.

Әлеге котычкыч фаҗигада 17 кеше янып үлүе һәм аларның барысы да Киргизиядән килгән 20-25 яшьтәге хатын-кызлар булуы турында хәбәр ителә. Мәрхүмнәр янган складта законлы рәвештә эшләгән, әмма аларның анда яшәү хокукы булмаган.

Россиянең Тикшерү комитеты әлеге факт буенча җинаять эше кузгаткан. Тикшерүчеләр фаразлавынча, янгын яктырткыч төзек булмау аркасында чыккан.
intertat.ru
erid: 2VtzqwTSgT9

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

erid: 2VtzqwTSgT9