Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Наилә апа Җиһангирова 90 яшьлек юбилеен бәйрәм кичәсендә билгеләп үтте

Карадуган авылында яшәүче Наилә апа Җиһангирова өчен 3 октябрь көне хатирәләргә бай булгандыр, мөгаен?! Чөнки бу көнне район мәдәният үзәгендә "Халыкара өлкәннәр көне" уңаеннан районыбызның мактаулы исемнәргә ия мәртәбәле өлкәннәре хөрмәтенә бәйрәм концерты оештырылган иде.

Шушы кичәдә алып баручылар алгы урыннарның берсендә утырган акъәбигә карап, арабызда 90 яшьлек юбилеен каршылаучы ветераныбыз да бар әле, дип Наилә апаның исемен атагач, зал бер мәлгә тын калды. Аннан соң гаҗәпләнү катыш соклану хисләрен белдереп көчле алкышларга күмде юбилярны. Аны районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллин махсус залга төшеп, ихлас теләкләрен әйтеп тәбрикләде. Россия Президенты В.В. Путинның Котлау Хатын һәм истәлек бүләкләре тапшырды.
Наилә апа Җиһангирова тумышы белән Арбаш авылы кызы. Ул үзе белән бер яшьтә булган Карадуган егете Мөхәммәт белән гаилә корып, 5 бала тәрбияләп үстерәләр. 4 кызлары тормышта үз юлларын табып кияүгә китсәләр, ә улы Тәлгать төп нигезне саклап, гаилә кора.
- Хәзерге тормышлар бик рәхәт, бик матур. Яшәгән саен яшисем генә килеп тора. Ә бит тормышның нинди авыр елларын, сугыш чорларын кичерергә дә туры килде бит безнең буынга. Сугыш чорында колхозга эшкә кердем. Син бик яшь, яшең дә тулмый, дип мине Казанга ФЗӨгә укырга җибәрделәр. Анда мех әйберләр тегү цехында эшләргә туры килде, бүрекләр тектем. Сугыш беткәч 1946 елда авылга кайтып, Карадугандагы меховой цехына эшкә урнаштым. Еллар узгач, төгәл елын хәтерләмим, мех әйберләр тегү цехы Балтачка күчте. Ә бу бинада мебель ясау цехы булдырдылар. Мин "перевод" белән шушы цехта яңа эшемне дәвам иттем. Пенсиягә чыккач та шактый эшләдем әле. Минем Карадуганда эшләгән хезмәт стажым 56 елга тула. Эштән курыкмадым, ниндие булса да яратып башкардым, - ди юбиляр хәтирәләрен барлап.
Наилә апа бүген дә үзенең җитезлеген, тәвәккәллелеген югалтмаган. Күзләр тимәсен!!! Табигатьне бик яратуын, 90 яшькә җиткәндә дә, урман-кырларгаа җиләк җыярга чыгып китүен әйтеп таң калдырды. "Урманнан кайтып кермим мин җәй көне", дип шаяртты ул.
Каралты-кура, йорт тирәсендә дә ул беренче ярдәмче. Улы Тәлгать белән килене Фәния өчен бүген дә терәк, кирәк булып гомер иткән мәле аның. 9 оныгы белән берсеннән-берсе сабый 11 оныкчыгы да "Әбекәй!" дип өзелеп торалар.
Арабызда шундый тормышчан ветераннарыбыз булганда , без - яшьләргә үрнәк алырга гына кала!
Автор фотолары.
baltasi_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250