«Немецтан качып, бер ай базда утырдык»
Бу дөньяда һәркемнең язмышы кабатланмас, үзенчәлекле, гыйбрәтле
Бу дөньяда һәркемнең язмышы кабатланмас, үзенчәлекле, гыйбрәтле. Кайбер өлкәннәребез белән очрашып, тормыш дисбеләрен барлаганда кеше ышанмаслык вакыйгаларга тап булган, түзә алмаслык шартларда гомер кичереп, бәхетле картлык-ларына килеп җиткән әби-бабаларыбызның үткәненә хәйран каласың. Шундый-ларның берсе, районыбызның иң матур табигать кочагында урнашкан Курамьял авылында бүген бик матур тормышта яшәп ятучы Вәсимә апа сөйләгәннәрне ишеткәч, тетрәнеп куясың.
— Мин Арча районы Кышлау авылы кызы, шунда 1933 елда туганмын. 1937 елда әти белән әни ике баланы алып, вербовка аша Донецк өлкәсенең Снежное шәһәренә барып урнашалар. Әти шахтада эшләде, бераздан гаиләбез тагын ике балага артты. Зур фатир бирделәр, матур гына яшәп киттек. Тормыш түгәрәкләнде дигәндә, сугыш башланды. Әтине сәламәтлеге аркасында армиягә алмадылар, болай да гомере озын булмаган, 1943 елда вафат булды. Шәһәребезне 1941нең октябрь аенда басып алдылар. Немец итеге астында 22 ай булдык. Фатирның кысан ягын безгә калдырып, немецлар урнашты. Күрде инде башлар, кыйнадылар да, төрле эшләргә дә йөрттеләр. Бар халыкны шахтада эшләтергә кудылар. Авырлыктан түзәрлекләре калмагач, анда эшләүчеләр баш күтәрә. Барыбызны, картын-яшен, ир-атын, хатын-кызны, балаларны җыеп, эшелонга төяп алып киттеләр. Безнең күршедә яшәгән татар абыйсын тылмач итеп йөрттеләр.
Бер тукталышта, безне вагоннан төрткәләп төшерде дә, тимер юл буендагы авылның бер өенә алып керде. Кеме булгандыр, йорт хуҗасы хатынга, бу минем гаиләм, яшер, бер айдан килеп алам, дип вагонга йөгерде. Хуҗа хатын безне бакча башындагы базга төшереп яшерде. Көн саен сөт белән ипи төшерә иде, бер чүлмәк белән үзебезнең йомышларны өскә чыгара идек. Шулай итеп бу базда без дүрт кеше җан асрадык. Бер айдан теге абый килеп, шәһәргә алып кайтты. Ярты шәһәр юк, теге вакытта вагонга төягән кешеләрнең барысын да юкка чыгарганнар икән. Вакыт җитмәгәч, без шулай исән калдык. Безнекеләр шәһәр кырына килеп җиткәч, бар халык шахталарга качты. Җир астыннан чыкканда, урам тулы мәет, аларны көчкә бер җиргә җыеп күмделәр. Тормыш барыбер җайланды инде, акрынлап булса да.
Мин пешекче булып эшли башладым, шунда ФЗӨ аша эшкә җибәрелгән Зиннәтулла исемле егет белән таныштым, гаилә кордык. Курамьял авылында яшәгән әти-әнисе янына кайтып килгәч, авылга кайтырга ниятләдек. Барлык кием-салымнарны посылка итеп салып, кайтып та киттек...
Вәсимә апаның шушы кыска гына хикәясендә гыйбрәтле, ачы язмыш, иңнәр күтәрә алмастай кайгы-хәсрәт белән бергә яшәргә омтылу, бәхетле булу өчен яшәеш чагыла. Авылга кайткач, ул 26 ел фермада үгезләр тәрбияли, мактаулы була, өендә исә иптәшенең әти-әнисенә ягымлы килен булып, соңрак үзенең әнисен дә үзләренә алдырып, аларны кадер-хөрмәттә яшәтеп, соңгы юлга озата. 14 ел элек тормыш иптәше Зиннәтулла 79 яшендә вафат була. Җиде балага тормыш бирәләр алар. — "Тәлгатемнең җәсаде Украинада, кечкенә вакытта ук вафат булды, аннан соң армиядән чирләп кайткан Гәмбәремне озаттык, аннан Зиннәтулламны, — дип юксынып алды ветеран. Вәсимә апаны ихтирам итеп, олы бәйрәме белән котларга кайткан барлык уллары-кызлары, 17 онык-оныкчылары өчен төп өй хуҗасы бик кадерле кеше, ул аларга тере тарих, аяк-лы китап.
Аяклы дигәннән, Вәсимә апа бүген артсыз урындыкны иптәш итеп, бар эшен башкара, бер урында гына тора алмый. Бакча чүбен дә утый, урамга чыгып керергә дә вакыт таба, йорт-җире дә пөхтә, бер тузан әсәре таба алмассың. Шуның кадәр тырыш, максатчан булуның серен сорагач, күпне күрдек, күпне кичердек, менә бүгенге шушы тормышның кадерен белеп, үзеңнең кирәк икәнеңне тоеп яшисе килә, дип җавап бирде. Безнең теләкләребез дә уртак: бәхетле тормышта, кадер-хөрмәттә, хәерле озын гомерле булыгыз. Сез моңа бик лаек!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Комментарии
0
0
Михнэт кургэн,тормыш кадерен белер
0
0