Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ни өчен болай əйтəбезме?

Канатлы сүзлəр, əйтелмəлəр һəр төбəк, авылда гына түгел, һəр өйдə дə бардыр ул.

Һəр төбəкнең, хəтта һəр авылның телдəн-телгə күчеп килгəн канатлы сүзлəре, əйтелмəсе, идиомалары була. Ул аерым бер вакыйга яисə берəр кешенең холкы, эш-гамəленə дə нисбəтле булырга мөмкин. Вакытлар үтү белəн, кайсы онытыла, кайсы телдəн төшмичə яшəвен дəвам итə.

Сезнең якларда да бардыр андый əйтелмəлəр. Əйтик яхшы чүкелгəн, кайралган чалгы, пычакны "Гали пəкеседəй"дигəнне кайсыбыз гына белми! Менə мин дə шуларның берничəсен язып китəм.

ТЫНДЫМ чəе

Килен чəе, аулак чəе, бəбəй чəе бар. Нəрсəне аңлата бу тындым чəе?

Бала чактан таныш ул чəйне олылар көндезге 10нар тирəсендə эчəлəр иде. Иртəнге эшлəр бер кат эшлəнгəн(жəен малларны көтүгə куу, бакча эше... кышын малларны карау, кар көрəү), өйдəгелəрнең кайсы эштə, кайсы мəктəптə, төшке аш вакыты житмəгəн. Менə шунда олыларның, бер тын алып, алга таба эшлəрне дə планлаштырып, ял итеп чəй эчүедер. Тындым чəенең икенчесе төштəн соң 3-4лəртирəсендə була: төшке аш узган, кичкесенə ерак. Алда мəшəкатьле иге-чиге булмаган кичке эшлəр, шулар алдыннан беркавым көч жыеп, старт алудадыр. Андый чəйлəрдəн без-бала-чагалар да читтə калмый идек, житмəсə анда еш кына ватып ашый торган шикəр янына тансык мендəр конфет, өрек, таракан жимеше я төче күмəч, бавырсак ише тəм-томнар да куела иде...

Чəй темасын дəвам итим əле. Аның нинди генə төре, сорты юк хəзер! Сабый чактан таныш əчмүхəлəп салына торган такта чəй, Уфа чəе, сəйлүн(цейлон), фил сурəте төшкəн һиндныкы(чып-чын чəйлəр иде!).Авыр елларда олылар искə алган кишер, кабак чəйлəре... Хəзер популярлаша бара торган үлəн чəйлəре, иван-чəй(кырлыган), Урта Азиядан капчыклап килə торган яшел чəй(үзлəре күк чəй дилəр), Кытай чəе, теге челтəрле бизнесчылар үлеп мактый торган НЛ чəйлəре-кыскасы, башың əйлəнерлек!

Ə менə НАҖИЯ чəен күплəрегез белмидер, белсə дə сирəктер(искə алуым дога булып ирешсен).

Нинди чəй, рецебы ничек дисезме? Нажия апа чəендə боларның берсе дə юк.Əйе, ул чəй эчə иде,"чəе" генə үзенчəлекле: самовар, я чəйнектəн чокырына койган кайнар суга фəкать бер-ике кашык сөт өсти дə и вчу. Аның гадəтен белгəннəр "чəй"не шулай ясап бирəлəр, белмəгəннəр сəерсенə иде. Аш-мəжлеслəрдə еш кына ул үзенə "чəй"не үзе ясап та алып килə.

Бу вакыйганы ни өчен язаммы? Бүтəннəр бит сөтле су катнашмасы эчми, чəй эчəбез. Тик бар шундый саран кешелəр: кечкенə чəйнеккə алар чəйне түтүтлəп кенə сала."Стаканыннан Мəскəү күренерлек" чəйне бездə əнə шулай Нажия чəе дип атап йөртəлəр дə.

...Чəй генə түгел, юрганнарның да ниндие генə юк! Классик мамык юрганнар белəн бергə каз мамыгыннан тутырылганымы, дөя йоныннан эшлəнгəнеме, тагы бамбук, əллə ниндилəр... Ə менə КЫЧЫТКАН юрганы хакында ишеткəнегез бармы? Юк, эчлегенə бернинди кычыткан тутырылмый югыйсə.(хəер, эчлегенə шифалы үлəннəр тутырылган кечкенə мендəрлəр була үзе). Баласы балигълык яшенə житеп, кич чыга башлаганнарның əти-əнисенə кычыткан юрганның мəгънəсе, гыйбарəсе бик тирəнтен аңлашыладыр...

Мондый канатлы сүзлəр, əйтелмəлəр һəр төбəк, авылда гына түгел, һəр өйдə дə бардыр ул.

Менə бездə элек-электəн печəнлекне Шəрип ягы, Гыйлемхан ягы дигəн əйтелмə бар.

Печəнлеккə печəн меңгерə торган авызы уртада, өстəн сəнəк белəн печəн теземен алып торучы астан биреп торучыга "Шəрип","Гыйлемхан"-, дип, күрсəтмəсен биреп тора, ягъни печəнне шул тарафка ыргытасы. Бөек Ватан сугышы фронтовигы, авылыбызның иң соңнан вафат булган Шəрип абый-федераль юл аша күршебез, печəнлекнең бер башы шул якка карый. Тумышы белəн Сəрдегəн авылыннан Гыйлемхан абый-икенче як күршебез, үткəн жəйдə генə озак авырмыйча вафат булды, урыннары жəннəттə булсын!

...Əлсерəп-пешеп, кызу гына печəн өйгəндə, сүзлəр дə кыска гына була иде: абый дигəнен əйтеп тормыйча, Шəрип, Гыйлемхан дип кенə ычкына иде.
Сезнең якларда теллəргə кереп калган нинди гыйбарəлəр бар?

Илсөя Һадиева
Кариле авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев