Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Әниемә - бүләккә!” (фото)

Балтач бистәсендә яшәүче Йолдыз Шакирова әнисенә куанычлы сюрприз-бүләк ясады, Әниләр көне уңаеннан Марзия апаны "Хезмәт" газетасына яздырды.

Кариле авылында гомер кичерүче Марзия апа Шакирова әлеге бүләккә бик сөенер дип уйлыйбыз, чөнки үзе дә "Хезмәт"ебез белән һәрдаим элемтәдә тора, редакциябездә еш була. 30 ел "Балтач Сельхозтехникасы"нда кадрлар бүлеге мөдире булып эшләү дәверендә, үзе үк тә "Сельхозтехника" газетасын чыгаруда зур өлеш керткән кеше ул, район газетасына хезмәт алдынгыларын, күркәм шәхесләрне әле дә язып тора. Редакциябез игълан иткән әлеге акциягә һәрберебез дә кушыла ала, хөрмәтле райондашлар, чөнки әниләребезне гел дә куандырып тору изге бурычыбыз ләбаса. 1-11 декабрь көннәрендә районның барлык почта бүлекчәләрендә газета-журналларга язылу ункөнлеге үткәрелә. Ул вакыт аралыгында якыннарыгызны «Хезмәт»кә яздырта аласыз, «Хезмәт» һәм «Азьлане» газеталарына ташламалы бәя белән бары 560,52 сумга язылып булачак. "Хезмәт" барлык әниләрне дә бәйрәм белән чын йөрәктән тәбрик итә, исәнлектә-саулыкта, тазалыкта-байлыкта һәрчак бергә булсак иде, дип тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250