"Әнием йон эрләргә яратса, аның сенлесе Нурзидә апаем йон язарга, ә мин үзем бәйләргә яратам", ди Раушания ханым (+фото)
Ата-бабадан калган затлы һөнәрләрнең берсе – оекбаш бәйләү. Заманалар үзгәрсә дә, арабызда да бүгенге көндә дә яратып оекбаш бәйләүчеләр бар. Ор авылында яшәүче Раушания Гайнуллина шундыйлардан.
"Оекбаш бәйләү – әниемнең иң яратып башкара торган шөгыле. Сарыктан төшкән йон оекбаш хәленә килгәнче бик озын, катлаулы юл үтә. Шулай булуга карамастан, безнең нәселнең кыш буе аягыннан җылы ап-ак оекбаш төшми. Йон эрләүдән кала, барлык эш процессын да эшли беләм. Бу әниемнең безне һөнәргә өйрәтеп үстерүе нәтиҗәсе.Мең рәхмәт, әнием, безне һөнәрле итеп үстерүен һәм хәзер дә җылы оекбашлар белән сөендереп торуын өчен. Әнием йон эрләргә яратса, аның сенлесе Нурзидә апаем йон язарга, ә мин үзем бәйләргә яратам", ди Раушания ханым.
Ә сез оекбашлар бәйлисезме?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев