Әгәр дә белгечләр фикеренә колак салсак, алар иң элек дөгегә өстенлек бирәләр.
Чыннан да, аны Азия илләренең күпчелегендә бик күптәннән бирле төп туклану ризыгы буларак кулланалар. Статистикадан күренгәнчә, Рәсәй хапкы елга җан башына уртача дүрт кило дөге ашый. Әлбәттә, үзебезнеке генә җитми. Кибетләрдә, базарларда сатыла торган дөгенең яртысы Краснодар краенда үстерелгән. Калганы Таиланд, һиндстан һәм Кытайдан кайта.
Дөге иң кыйбат ярмалардан санала. Бигрәк тә чит илләрдән килгәне кыйммәт. Аның бәясе әледән-әле артып тора. Шулай да дөгенең файдасы бик күп. Анда В группасы һәм Е группасы витаминнары күп. Әнә шул Е группасы витаминнары вакытыннан элек картаюдан саклый. Дөге, моннан тыш, төрле микроэлементларга, мәсәлән, тимер, цинк, магний, кальций һәм калийга бай. Билгеле, бу файдалы матдәләр организмга күбрәк эләксен өчен, дөге ярмасыннан төрле ризыклар әзерләп, аны даими куллану хәерле. Безнең татар халкы аннан пылау, гөбәдия, бәлеш, ботка, дөге ашы пешерә. Диетологлар йөрәк-кан тамырлары авыруыннан җәфаланган кешеләргә дөгене атнага кимендә өч-дүрт тапкыр ашарга кушалар. Күптән түгел немец галимнәре бик кызыклы ачыш ясаганнар. Алар дөгедә кан басымын күтәрүгә һәм ишемия авыруын көчәйтүгә китерүче триглицеридка каршы тора алучы матдә тапканнар. Дөгенең организмнан артык сыеклыкны чыгара алу үзлеге дә бар икән әле.
Кайбер белгечләр карабодай ярмасын бик мактыйлар. Совет заманында ул кибет киштәләрендә хәзерге кебек өелеп ятмады. Аны исемлек буенча шикәр авыруы белән чирләүчеләргә генә бирделәр. Ләкин соңгы вакытта аның диабет белән авыручылар өчен файдасын шик астына алалар. Чөнки шушы авырудан интеккән кешеләргә ашарга кушсалар да, карабодай ярмасының алар өчен файдалы булуын раслаган фәнни мәгълүматлар юк.
Ни генә дисәләр дә, карабодай боткасы тәмле дә, туклыклы да. Безгә аның файдасын галимнәр күптән төшендерделәр инде. Анда В группасы вита¬миннары белән беррәттән, организм өчен бик кирәкле молибден бар. Ул җитмәсә, кешенең күңеле төшенкеләнә, стресска бирелүчән була. Карабодай организмнан радионуклидларны да чы¬гара, симертми. Карабодай ярмалар арасында В витамины күләме буенча чемпион дип санала. Анда микроэлементлар да күп. Белгечләр карабодай боткасын аның ярмасында рутин дигән матдә булганы өчен дә югары бәялиләр. Бу матдә кан тамырларының стеналарын ныгыта, кан китүне тоткарлый.
Хәзер солы боткасын да бик мактап сөйли башладылар. Төрле илләрдә үткәрелгән кырыклап тикшеренү нәтиҗә¬ләре раслаганча, солы боткасындагы бетаглюкан (эри торган азык җепселләре) йөрәк авырулары ихтималын кисәтә. Алар эчәктә эреп, канга холестерин таралуны тоткарлый. Солы боткасын даи¬ми ашау зиһенне саклауга булыша. Бөекбританиянең Кардифф университеты галимнәре әнә шундый фикергә килгәннәр. Алар әйтүенчә, солы боткасы холестерин күләмен билгеле бер нормага китерә һәм кан тамырларын тромблардан саклый. Без үзебез дә аны еш пешерәбез. Суда пешерелгән кайнар солы боткасы бик тәмле була.
Безнең Татарстанда күпчелек гаиләләрдә тары боткасын да яратып ашыйлар. Аның үзенчәлеге шунда, тары боткасында тимер һәм фтор күп. Ә фтор¬дан башка без тешләребезне озак саклый алмыйбыз. Элегрәк тары боткасы көч бирә дип санаганнар. Бу бер дә юкка түгел. Тарыда организмның күзәнәк¬ләрен ныгытырга сәләтле матдәләр бар. Мәсәлән, кремний һәм бакыр бу яктан аерылып тора. Элек Татарстанда тары¬ны күп үстерделәр. Тик соңгы елларда аңа караш үзгәрде. Хәзер чит төбәкләрдән тары ярмасы күп килә. Аны беренчеләрдән булып Борынгы Кытайда игә башлаганнар. Тарыны башта он, куас, сыра ясау, аш һәм башка төр ризыклар әзерләү өчен кулланганнар. Кытайдан ул башка илләргә таралган. Рәсәйдә аны моннан 200 ел чамасы элек үстерә башлаганнар һәм ул крестьяның төп ризыгына әйләнгән.
Тары боткасында аминокислоталар күп. Алар мускулларны ныгыта, ә угле¬водлар организмны төрле агулы матдә¬ләрдән (токсиннардан) һәм шлаклардан арындыра. Тары бөртеге В1 һәм В2 витаминнарына бай. В группасы витаминнары ми эшчәнлеген яхшырта. Кардиологлар тары ярмасын ешрак ашарга киңәш итәләр. Бу анда калийның күп булуы белән бәйле. Калий йөрәк эшчәнлегенә булыша. Табиблар тары боткасын бавыр, ашказаны-эчәк авырулары вакытында да ашарга ку-шалар.
Әлбәттә, сатып алганда тарының төсенә игътибар бирү зыян итмәс. Сатуда аның төрлесе була. Катнашмалардан арындырылган сары төстәге тары боткасы тәмлерәк, тизрәк пешә, яхшырак үзләштерелә.
Тары боткасы бигрәк тә ябыгырга теләгән кешеләр өчен файдалы. Ник дигәндә, тары бөртегендә тәнгә майлар уты¬руны тоткарлаучы матдәләр бар. Моның өчен атна буена тары боткасы белән тукланалар. Аны суда пешерәләр һәм май сапмыйча гына ашыйлар. Майсыз ботка авыз ерта, диләр. Курыкмагыз, бер дә ертмый. Тары боткасы азканлылыктан да файдалы.
Тагын бер ботка онытылып калмасын әле. Анысы - манный боткасы. Аны яратмаган кешеләр аздыр. Бу ярмада витаминнар башка ярмаларга караганда азрак. Әмма ул җиңел үзләштерелә. Шуңа да аны ашказаны һәм эчәк авырулары белән чирләгән кешеләргә ашарга киңәш ителә.
Кыскасы, ботканың кайсы да тәмле һәм файдалы. Төрледән-төрле ярмалар булып кына торсын. Хуҗабикәләр аннан ничек ботка пешерәсен яхшы беләләр.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев