Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Нөнәгәргә Кыш бабай килде (фото)

Нөнәгәр авылында могҗиза... Кыңгырау тавышларын яңгыратып, бизәлгән чанасына бик күп бүләкләр, күчтәнәчләр төяп, җәнлекләрне утыртып, авыл урамына Кыш бабай килеп керде.

Бу балалар бакчасына йөрүче балаларга махсус әзерләнгән бүләк иде. Һәр йортка кереп, Кыш бабайдан матур теләкләр белән бүләк алу, балалар өчен нинди зур шатлык.Кыш бабай балаларның өйләрен белмәү сәбәпле, аны һәм аның дусларын тәрбияче апалары озатып йөрде. Шул ук вакытта, алар үзләре дә төрле җәнлек киемнәреннән иде. Эштән соң, вакытларын җәлләмичә, балаларга гына түгел, ә безнең өчен дә бик күңелле, истәлекле минутлар бүләк иттеләр. Балаларның чын ихластан күңелләрен күтәрүләре өчен без, барлык әти-әниләр, "Тамчы" балалар бакчасы коллективына бик зур рәхмәтебезне белдерәбез. Бәхетле мизгелләр, матур вакыйгалар,яхшы хәбәрләр, саулык-сәламәтлек алып килсен Яңа Әтәч елы.

Нөнәгәр авылының әти-әниләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250