Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Нормада экс-башлык белән яшь җитәкче бергә сайлады (фото)

Бүген Норма җирлегендә өч сайлау участогы эшләде - Норма мәдәният йортында, Норма урта мәктәбендә һәм Кили авылында. Норма мәдәният йортына 972, Норма мәктәбенә 994, Кили мәдәният йортына 810 сайлаучы килде.

Норма белән Кариле халкы сайлау участогы ачылуга ук мәдәният йортына агылды, хәтта чират торып тавыш бирде. Норма җирлегенең элекке башлыгы Фәрит әфәнде белән хәзерге җитәкче Тимур Гатауллин да бер тирәдә тавыш бирде. Рүзәл Гарипов, Салават Мөхәммәтшин, Айрат Ибраһимов, Нияз Мөҗипов, Зәлидә Хәкимова, Фәнзил Кәримов, Альфред Закиров - Норма һәм Кариле авылларының иң яшь сайлаучылары булып тарихка кереп калды, аларның сайлауда беренче мәртәбә катнашулары, шул уңайдан истәлекле бүләкләр дә тапшырылды үзләренә.

Җирлек буенча 150 дән артык кеше, төрле мәгълүм сәбәпләр аркасында, өйләрендә тавыш бирде.

"Сайлаулар оешканлык белән, тыныч, матур һәм тәртиле генә узды", ди 1068нче номерлы Норма сайлау участогында кизү торучы Раушан Зарипов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250