Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ноябрьдә бакча эшләре

Агачлардан яфраклар коелу һәм көннәрнең салкынайтып торуы һич тә бакчада эшләр тәмамланды дигән сүз түгел әле.

Чөнки, җирләр туңазыта башлаганчы шактый эшләр башкарасы бар. Яздан көзгә кадәр ал-ял белми тырышканны, азга калгач ярты юлда туктатмыйк, бакча мизгелен тиешенчә тәмамлыйк, дуслар.

Ашламасыз – бакча сансыз

Салкыннар ныклап башланганчы, җиләк-җимеш куаклары һәм агачлары тирәли көзге ашламалар кертеп калыгыз. Ашлама составында азот булмасын, ә менә бакыр, марганец, калий, бор һ.б. микроэлементлар бик яхшы булачак.

Дөрес итеп ашлама кертик дисәгез, түбәндә тәкъдим ителгән күләмне алыгыз:

Һәр зур алмагач һәм груша төбенә 30-50 кг. черемә, 300 г. суперфосфат, 200 г. калий сульфаты кертелә. Чия һәм слива агачларына ашлама ярлырак булса да ярый. Аны 1 чиләк суга 3 аш кашыгы суперфосфат һәм 2 аш кашыгы калий сульфаты салып әзерлиләр. Һәр зур агачка ашламаны икешәр чиләк исәбеннән кертәләр. Шулай ук бакча кибетләреннән микроэлементлар кушылган махсус туклыклы комплекслар да сатып алырга була (аларның тышлыгына “Көз” дип языла). Инструкция буенча кулланыгыз.

Ашламаларны кәүсә тирәли сибегез һәм туфракны 30 см. тирәнлектә чокып, җиргә кертегез.

Ноябрьдә бакчага яңа тирес кертергә дә мөмкин. Кыш айларында ул череп, язын үсемлекләргә шифалы ашламага әверелер, дип яза Өмет.

 

Фото: parnik33.ru

Автор : Гөлара Арсланова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакчачыга