Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Нур” супермаркеты райондашларыбызны Яңа ел алды ташламалары белән сөендерә (фото)

Районыбызда теләсә кайсы кешедән "Балтачта яңа гына өйдә әзерләнгән кебек тәмле камыр ризыгы, балык һәм ит, яшелчә һәм җиләк-җимешне кайдан сатып алырга була?" - дип сорагыз, сезгә, һичшиксез, "Нур"дан дип җавап бирәчәкләр. Әлеге супермаркет хәзерге көндә районда яшәүче халыкка гына түгел, күрше-тирә районнар өчен дә бик яхшы таныш, биредә киң...


"Нур"ның кулланучылары, биредә сатып алынган ризыклар белән кунакларын бәйрәм табынының купшылыгы белән шаккатыра алалар, ә оста пешекчеләр теләсә кайсы кулинария фантазиясен тормышка ашырачаклар.


"Нур"да ниләр генә юк, биредә бөтен нәрсәне дә табарга була: ат һәм куй ите, экзотик җиләк-җимешләрдән алып өй сөте һәм эремчекләренә кадәр. Татлы пәхләвә белән талкыш кәлвә дә тик "Нур"да гына. Көндәлек кирәк-ярак, урын-җир, савыт-саба бүлекләре дә гөрләп эшли. Сайлау мөмкинлеге, чагыштырмача арзан бәя, ташламалар, супермаркетның бистә үзәгендә урнашуы сатып алучылар өчен зур уңайлык тудыра.

Лаборатория тикшерүләре узган хуҗалык сөте, сөт өсте, катык, эремчек, мулард, каз, үрдәк, ат, сарык, куй, тана, үгез итләрен райондашларыбыз бик яратып ала. Һәр атнаның пәнҗешәмбесендә супермаркет каршындагы мәйданчыкта ярминкә оештырыла.

Бер генә кибеттә дә булмаган Себер балыгын сез, һичшиксез, "Нур"да таба алачаксыз. Биредә 38 төрдәге балык кына сатыла. Шулай ук балыкларның чистартылганы, пешерелгәне, ысланганын да сатып алырга мөмкин.

Нурлылар Яңа ел бүләкләрен исә 100 сумнан башлап тәкъдим итә. Үзегезнең заказ белән дә тутырып бирәләр, әзерләре дә бар.

Көнкүреш товарлары бүлегендә исә гирляндалар, чыршы уенчыклары, кышкы уеннар өчен җиһазлар сатып алырга мөмкин.
Әлбәттә, сатып алучылар өчен бәйрәм алды ташламалары каралган. Пенсионерлар, мөмкинлекләре чикле райондашларыбыз өчен ташламалар ясала. Туйлар, юбилейлар үткәрүчеләргә дә ташламалар бар.

Хөрмәтле райондашлар! "Нур" супермаркеты Сезне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрик итә һәм бәйрәм алды ташламалары белән сөендерә. Рәхим итегез! Яңа ел табыннарыгызны "Нур"ның телеңне йотарлык камыр ризыклары һәм экологик яктан чиста ашамлыклар-эчемлекләр бизәсен.


(Реклама хокукларында)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250