Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Нурания Гыйльмуллина "Хезмәт"ле дә, телевизорлы да булды

Бүген Куныр авылында яшәүче бәхетле әбунәчебез - Нурания Гыйльмуллинаны редакциябезгә чакырып, бүләкләдек.

Кичә «Хезмәт» газетасына 2019 елның икенче яртыеллыгына язылучылар арасында телевизор уйнатуыбыз турында хәбәр иткән идек.

Бүген Куныр авылында яшәүче бәхетле әбунәчебез -Нурания Гыйльмуллинаны редакциябезгә чакырып, бүләкләдек.

– Телевизор отарбыз дип уйладыгызмы? Сөенечле хәбәрне ишеткәч, ниләр кичердегез? - дип кызыксындык.
– Отармын дип уйламамадым анысы, әмма бәхетне сынап карау дигән теләк көчлерәк иде, башка райондашлар кебек зур өметләр белән квитанцияне юлладым. Хәбәр, әлбәттә, сөенечле булды, көтмәгәндә-уйламаганда телевизорлы да булып куйдым, бик зур рәхмәт.

Һәркемгә уйламаган җирләрдән мондый дәүләтләр насыйп булсын, тынычлыкта, иминлектә яшик, – ди әңгәмәдәшем.

Нурания апа белән Гыйлемҗан абый Куныр авылының мөхтәрәм кешеләре. Кызганыч, быел Гыйлемҗан абый бакыйлыкка күчте.

“Ялгызлык бик яман, ярый әле газета-журналлар бар, аларны укып юанам. Аеруча, үзебезнең “Хезмәт” газетасын үз итәм. Ә менә җәен кунакка оныкларым кайтты”, ди бәхетле райондашыбыз. Нурания апаның балалары барысы да башлы-күзле: Илшаты Чаллыда, Илһамиясе Арборда, Ирек белән Илзиясе Казанда яши. Әниләренең телевизор отуы турында социаль челтәрләрдән ишеткәч тә, иң беренчеләрдән булып алар котлаган.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Язылган өчен телевизор»