Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Өченче каттан этеп төшергән кызлар кайда?

Гомерлеккә инвалид коляскасына калган блогер Миләүшә Зарипова студент чакта булган фаҗига турында сөйләгән иде. Ул кызлар җәзасын алганмы?

Якташыбыз, бүген Казанда яшәүче блогер Миләүшә Зарипованы гарип дип әйтергә беркемнең дә теле әйләнмәс. Ул үз аякларында йөргән кешеләрдән дә күбрәк изге гамәлләр башкара түгелме икән әле?! Тагын иренең яраткан хатыны, кызының сөекле әнисе, уңышлы эшкуар да ул.

Социаль челтәрдәге сәхифәсендә студент вакытта үзен өченче каттан кызлар этеп төшерүе турында: «Көнләштеләр», дигән иде.

Блогерның виртуаль дуслары: «Алар җәзасын алганмы? Бу адымнары өчен җавап тотканмы? Хәзер ничек яшиләр икән?» – дигән сораулар юллаганнар.

Миләүшә Зарипова үзенең тормышын җимерүчеләрне күптән гафу итүен дә язган иде. Хәзер ул үзен инвалид калдырган кызларның язмышын бәян итте.

«Ул кызларның берсе юк инде, авырып вафат булган. Икенчесенең тормышы юньле тугел, 3 тапкыр ирдән аерылган, икенчеме, өченчеме ире аны кредитка батырган. 1 бала үстерә. Авыр тормышта яшиләр. Менә шундый мәгълүмат җиткерделәр миңа алар турында», – дигән блогер.

Балаларны мөстәкыйль тормышка оазтканда колакларына киертеп куя торган тәгълиматларның берсе - явызлык кылма! Иртәме, соңмы, ул барыбер әйләнеп кайта шул…



Фото: Миләүшә Зарипованың шәхси архивыннан.

Автор:Резида Валитова

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев