Очрашулар әле булып торсын
Ә иң дулкынландырганы — сыйныфташлар белән очрашудыр, мөгаен.
Очрашулар, очрашулар. Ниндиләре генә юк очрашуларның.
Ә иң дулкынландырганы — сыйныфташлар белән очрашудыр, мөгаен. 1964 елда Балтач унберьеллык мәктәбен тәмамлаган Флера Шакирҗанова, Суфия Хәйруллина, Суфия Җәләлова, Әлфинур Әүхәдиева, Илсөяр Сөләйманова, Гөлнур Касыймова, Җәмилә Сабирова, Флүзә Гыйматова, Әлфинур Шакирова, Мөбарәк Фәтхетдинов, Рифкать Сабирҗанов, Тәнвир Галимов, Мансур Закиров, туры рейсларга билетлар булмау сәбәпле, биш төрле транспорт белән Архангельскидан кайткан Рауза Садыйкова чал чәчле әби-бабайлар булсалар да, бер-берсен бик тиз таныдылар, куанышып күрештеләр. Сыйныфташлар очрашуы бу юлы күңел хисләрен күбрәк яңартып җибәрде. Очрашуны арабыздан бакыйлыкка күчкән сыйныфташларыбыз рухына дога укудан башладык. Шулай ук безгә белем һәм тәрбия биргән, безне туры юлга чыгарган укытучыларыбызны искә алдык. Белемле, кешелекле, тәҗрибәле укытучылар тәрбия бирде безгә.
Ни өчен сыйныфташлар очрашуы бүтән очрашулардан аерылып тора соң? Чөнки тормышыбызның иң күңелле балачак, үсмерчак чоры мәктәптә уза. Бу уку-язулар гына түгел, ә үзара аралашу, күмәкләшеп эшләү, шул вакытта гына була торган шук-лыклар, кызыклы вакыйгалар, яшьлек белән очрашу да.
Истәлекләр, хатирәләр... Күп булды алар: һәрберебез үзенең тормыш юлы, гаилә хәлләре белән таныштырды. Яшьлектәге җырларны да искә төшердек, биедек тә, дәрестә ятлаган шигырьләрне дә кабатладык. Бу очрашудан һәркайсыбыз матур хисләр белән таралыштык. Бер-беребезгә олы хөрмәт күрсәтеп, мөмкинлек табып шулай җыела алуыбызга шатландык. Алдагы елларда да, арабызда югалтулар булмыйча, тагын очрашырга язсын иде дип теләдек.
Җәмилә Сибәгатуллина, мәгариф ветераны.
* * *
Быел мәктәпне тәмамлавыбызга 20 ел булды.
Нәкъ менә шул хөрмәттән Яңгул авылының Сабантуй урыны 29 июнь көнендә кабаттан күңелле шауга, уен-көлкегә күмелде.
2004 елда авылыбыз урта мәктәбен тәмамлаучы 11 «А» һәм 11 «Б» егет-кызлары кабат ямьле балачакларын, бик тә кадерле булган, инде кире әйләнеп кайтмас мәктәп елларын, хатирәләрен сагынып искә алдылар бу көнне.
...Яңгулның Сабантуй урыны кадәр матур мәйдан тагын кайларда бар икән! Тезелеп киткән зифа каеннар кочагында, гүзәл Шушма буйларында корылган табын. Әнә берәм-берәм егетләр, кызлар килә бара. Алар бүгенге очрашуны Яңгул мәктәбенең үзеннән башлап җибәрделәр. 20 ел узмаган да диярсең, һич кенә дә бит күңел ышанмый. Классның исе дә бит шул көе калган. Әнә парталарыбыз. Еллар аша күрәм — менә кыңгырау чыңлый, менә дәрес башлана, кул күтәреп, җавап бирәбез... Спортзалга кергәч, шундук хөрмәтле Газиз абыебыз, инде мәрхүм булган, алтынга тиң физкультура укытучыбыз искә төшә. Стеналардагы рәсемнәренә кадәр шул ук — вакыт машинасына утыр да, рәхим итеп, уз балачагыңа...
... Менә очрашу урынына олы ихтирамга лаек, һәрберсе намус белән, фидакарьләрчә хезмәт куйган яраткан укытучыларыбыз килеп җитте. Шундый сагындырганнар. Кадерле кешеләреңне күргәндә генә шулай сөенәсең — һәрберсен кочаклап каршы алабыз. Ул арада черт-черт итеп самавырда чыра яна, казан кайный. Өстәл тирәли утырган 20 кеше. 16 укучы. 16 дөнья. Һәрберсе тормышта, шөкер, үз урынын таба алган, хезмәтләрен яратып һәм чын итеп башкаручы максатчан шәхесләр.
Һәркем үзе турында сөйләп китә. Очрашуларда иң күңеллесе шул бит инде: кем кайда белем алган, кайда эшләп киткән, хәзер нинди һөнәрләргә ия. Арада шәфкать туташы да бар; баш икътисадчы, бухгалтер; диктор-алып баручы; эшмәкәр; атаклы спортчы һәм тренер да; җитәкче-идарәчеләр, элемтәче, төзүче, укытучы, инженер дисеңме. Иң мөһиме — авылны калдырып китмәгән, иң олы хөрмәткә лаек эшләрдә эшләүче җир кешеләре, күмәк хуҗалыкта, басу-кырларда тир түгүчеләр, икмәкнең өстәлгә килү юлында иң күп хезмәт куючылар бар.
Укытучыларыбызга сүз бирәбез. Без бүләк иткән чәчкәләргә кабат карап-карап алалар, бездән дә күз алмыйлар, күренеп тора — алар бүген бик бәхетле. Без белем алган елларда биредә эшләрен чын күңелдән башкарган мөгаллимнәр укытты. Әмир, Газиз, Шамил, Вакыйф, Камил абыйлар; Лилия, Гөлзадә, Мөнирә, Фирая, Алмазия, Рамилә, Ленина, Венера, Ләйсән, Сәлимә, Энҗе апалар. Исемнәрен санап бетерү мөмкин түгел, һич ачуланмасыннар, барысы да истә, барысының безгә атап биргән күңел җылылары йөрәкләребездә. Ашханәдә эшләгән, безне тәмле ризыклар белән сыйлаган апаларыбызның да үзләрен дә, тәмле ашларын да һич кенә оныта торган түгел. Чисталык сагында торучы апаларның да һәрберсен хәтерлибез һәм хезмәтләре алдында баш иябез.
Безнең укытучыларга «апа», «абый» дип эндәшү гадәтендә җылы бер самимилек бар. Алар безгә аеручы якын, ә без исә гел аларның «балалары» булдык. Һәм очрашу барышында мин шуны тәгаен аңладым — бу шулай булып калачак та. Укытучы өчен үз баласы белән рәттән аның класстагы укучылары тора. Менә шундый җылы мохиттә тәрбия һәм белем ала алганыбыз белән без бик бәхетле.
Бер күрешү — бер гомер. Шулкадәр дөрес бу. Очрашуда алган тәэсирләр ничә көннәр инде һаман күңелдә яши, үзеннән-үзе елмайтып җибәрә. Менә шундый очрашулар ешрак булсын да, классташлар аерылмасын, югалышмасыннар иде.
Розалия Сафиуллина, Яңгул-Казан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев