“Өеңдәге хәлне... күршеңнән сора!”
Төркиядә Балтач хәлен беләләр, Балтачта Төркиянекен Яки өеңдә ни барын күршеңнән сора?
Танышымның Төркиядәге кызы әнисенә гел элемтәгә чыгып... Балтач хәлләре белән таныштырып тора. “Әни, шул авылда шулай булган, бу авылда болай...” – интернет, инстаграм “бәла”се. Ә әнисе, телевизор карый да, андагы яңалыкларга ышанып: “Кызым, сездә тынычмы? – дип аптырата. – Анда чуалыш, монда хәвеф-хәтәр диделәр”... Замана диген. Ә иң кызыгы: икесе дә бу хакта бер-берсеннән белә. Элеккеләр белеп әйткән шул: “Өеңдәге хәлне... күршеңнән сора!”
Фото: pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев