Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Өеңнең саны килешәме?

Мистиклар, нумерология белгечләре, кешенең тормышы турыдан-туры өе белән фатирының номерына бәйле, дип саный. Фатирның “нигез” санын белер өчен, мондагы саннарны бергә кушарга кирәк.

Мәсәлән, сез 26 йортның 1нче корпусында, 234нче фатирда яшисез, ди.  Шуларны аерым-аерым кушып чыгабыз: 2+6+1+2+3+4=18. Әмма сан гади булырга тиеш. Шуңа тагын кушабыз: 1+8=9. Ә хәзер аның сезнең язмышка ничек тәэсир иткәнен карарга гына кирәк.

Бер. Әгәр сезнең эш башкаларны кайгыртуга корылган я булмаса дәрәҗәле урын алып торасыз икән, сезгә бу сан астындагы өйдә яшәргә кирәк. Әмма ялгызлыктан куркучыларга мондый санны сайламау яхшырак.

Ике. Биредә һәр бәхәс тыныч юл белән хәл ителә. Галим, ярышчы, экстрасенслар үзләрен бигрәк тә яхшы хис итәр. Ә менә артык хисчән кешегә монда яшәмәү яхшырак.

Өч. Бу сан астында яшәү һәркем өчен дә әйбәт. Бу йортта рухый һәм сексуаль энергия артып кына торачак. Шулай да акча туздырырга яратучылар биредә яшәсә, тиеннәрен саклап тоту авырга туры киләчәк.

Дүрт. Төрле авыр хәлләрне җайларга, тотрыклылык урнаштырырга теләсәгез, шул сан астындагы өйне сайлагыз. Җир эшләре яратучылар монда яшәгәндә уңышлары мул булыр,үзләренә дәрт өстәлеп кенә торыр. Чөнки дүрт көч тә- Ут, Һава, Су һәм Җир бергә кушылган. Дөрес, биредә хезмәт яратучыларга тагын да тырышыбрак эшләргә туры киләчәк.

Биш. Бу йорт журналистлар һәм галимнәр өчен әйбәт. Чөнки ул сан активлыкны стимуллаштыра. Ә тормыш ыгы-зыгысыннан качарга теләүчеләр аңа якын да килмәсен.

Алты. Күп балалы гаиләләр, сабыйлар яратучылар һәм артистлык сәләтен үстерергә теләүчеләр өчен яхшы сан. Дуслык һәм ярату хисен көчәйтә торган сан ул. Күптән бергә яшәгән парлар да бу йортка күченгәч, хисләренең яңадан кабынып китүен сизәр.

Җиде. Ялгызың калып уйланыр, фикер туплар өчен яхшы урын. Медитация белән мавыгучылар үзен яхшы хис итәр. Ә менә ялгызлыктан качарга теләгән, эш урынында зур дәрәҗәгә омтылган кешеләргә монда яшәү кирәкмәс.

Сигез. Тормышның төрле тармакларына уңай тәэсир итүче, күп дуслар булдыручы, гаиләгә иминлек бирүче яхшы сан. Ул эшендә танылган, дәрәҗәле кешеләргә туры килә. Әмма гаилә бюджетын санап кына тору авыр икән, бурычка батуыгыз бар.

Тугыз. Бу сан астында һәрвакыт мәхәббәт һәм кешеләргә карата миһербанлылык, кайгыртучанлык хөкем сөрә. Бу сан олыгайган көндә бигрәк тә яхшы. Әмма альтруистларга анда ошамас, дип яза Өмет.

Фото: omet-rb.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе