Өйдә ясалган колбасалар
Иртәнге ашка тәмле йорт колбасасы
Ингредиентлары:
1 кг чеби ите (сөяксез)
7-8 шт. сарымсак тырнагы
0,5 б.к кара борыч
0,5 б.к. тәмләткечләр ( тоз, песок, паприка, гәрчич орлыклары, куркума)
2 а.к майонез
15 г желатин
Желатинны 50 мл бик салкын суга 40-45 минутка җебетергә, кабарырга салабыз. Чеби итен юып, киптереп 1.5-2 см шакмакларга турыйбыз. (бик вакламагыз да, 2 см дан да артмасын) Шуның өстенә бөтен ингредиентларны салып яхшылап бутыйбыз. ( сарымсакны чеснокодавилкадан сытып чыгарырга) Килеп чыккан массаны 3 я 4 кисәккә бүләбез һәм колбасалар ясарга керешәбез. (фотоны карарга) Иң элек пищев. пленкага аннан фольгага төрәбез. Баш башларын конфет кебек бәйлибез. Һәм 180 градуслы духовкага бер сәгатькә тыгабыз. Колбасалар суынгач холодильникка куябыз.
Иртәгесен менә дигән иртәнге ашка тәмле йорт колбасасы әзер дә булачак, кызлар!
Автор Золфия Мифтэхетдинова-Ягфарова.
Табынга менә дигән кабымлык
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев