Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Өйлән миңа» — Марат Яруллинга тагын тәкъдим ясаганнар

Татар эстрадасының иң популяр буйдагы Марат Яруллин һаман камыт кияргә җыенмый.

Быел җәй «Марат Яруллинга өйләнергә „тәкъдим“ ясаганнар, ул качкан» дип язган идек инде. Яңа сезондагы концертында тагын бер кыз үзенең бәхетен сынап караган.

«Өйлән син миңа», — дигән ул аңа, сәхнәгә менеп. Аннан исә: «Яшем дә бар, ирем дә бар, балам да», — дип көлдергән халыкны.

«Бик кызыклы тәкъдим, әмма мин аннан баш тартырмын, мөгаен», — дигән тапкыр Марат та.

Алия яраткан җырчысына үзе тозлаган гөмбә дә алып килгән. «Быел иң ялкау кеше генә гөмбәгә бармады», — дип, күчтәнәчен мактый-мактый тапшырган ул.

«Ә-ә, бу ялкау мин булам инде! Ә беләсезме, нигә мин гөмбәгә бармадым? Чөнки сез киләсен белдем», — дип җавап кайтарган аңа Марат.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тәкъдим