Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Өмә иттек, өлкәннәрне коймак белән сыйладык (+фоторепортаж)

Үзебез өчен бәйрәм оештырдык әле. Бәйрәм дигәч тә күңел ачып йөргәннәр икән болар дип уйлый күрмәгез, барыбыз өчен дә кирәкле булган Тау асты чишмәсен җыештыру өчен өмәгә чыктык.

Иртән торгач, яңгыр явып киткәнен күргәч, борчылып та алган идек. Ләкин барыбыз да сүз куешкан кебек сәнәк-тырмалар алып чишмә янына җыелдык. Безнең изге эш эшләргә җыенуыбызны белгәч Аллаһы Тәгалә нинди матур көн бүләк итте! Өмәне оештыручы һәрвакыттагыча Фарук абый булды. Рәхәтләнеп эшләдек! Эш беткәч, Коръән укылды, вәгазь тыңладык, коймаклар пешереп, самавар кайнатып чәй эчтек. Кибеткә баручы, чишмәгә суга килүче өлкәннәрне дә коймак белән чәй эчереп сыйладык .Шушы изге эштә катнашкан Ибраһимов Фарук, Васыйл, Айзат абыйларга, Кәримова Чулпан, Якупова Әлфинур, Энҗе, Иванова Эльвина, Рәхмәтуллина Гөлфия, Гарифуллина Гүзәл, Шәяхмәтова Нурия апаларга, Басыйров Илдар, Шәфигуллин Әмир, Нурзадин Рәдиф, Мөхәмәтшин Айнур абыйларга олы рәхмәт! Сәламәт булып, исән-сау яшәгез, яхшылыкларыгыз үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын!

Эльвина Иванова , Түнтәр урта мәктәбе укучысы

Чулпан Кәримова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев