Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ор - иң төзек авылларның берсе

Алда торган зур эшләрнең берсе - үзара салым җыю. Күпме генә каршылыклыклы фикерләр ишетергә туры килсә дә, салым җыюның бернинди зыяны да юк.

Чаманы белеп җыярга гына кирәк. 250-300 сум тирәсе җитә дип саныйм. Үзара салым булмаса безнең Ор авылында балаларның заманча уен мәйданчыгы күрәселәре юк иде. Рәхәтләнеп уйныйлар, җәй буе урамда нишләргә белмичә йөри торганнар иде. Әти-әниләргә дә рәхәт авыл буйлап балам кайда микән дип эзләп йөрисе юк, мәйданчыкка киләләр дә алып кайтып китәләр балаларын. Киләсе елга алла бирса салым акчасына авылның начар юлларын ремонтлаячаклар. Бездә болай да юллар зарланырлык түгел иде инде. 15 еллап түфли киеп йөрибез, ботыйларны оныттык инде. Бездә хәтта 1-2 хуҗалыклы урамнарга да таш түшәлгән, түфли белән йөри торган. Иң бәхетле, проблемасыз халык Орда яши икән дип нәтиҗә чыгарам: юллар төзек, объектлар менә дигән, бездәге һәйкәл районның бер авылында да юк, чишмәләрне әйтеп тә тормыйм... Аллага шөкер...

Бу рәхәтлек өчен без авылдашыбыз Ринат Гиният улы Җәләловка бик рәхмәтле. Хәтта авыл эченнән зур машиналар йөрмәсен өчен урау (объездной) юл да салдыртты. Шушындый миһербанлы кешеләр һәр авылда да булып, авылы өчен тырышса бик әйбәт булыр иде...



Раушания Гайнуллина, Ор авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250