Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Паспорт алу һәр яшүсмер өчен олы куаныч (фото)

14 яше тулган һәм РФ территориясендә яшәүче һәркемнең паспорты булырга тиеш. Шуңа күрә әлеге яшькә җиткән һәр кешегә Рәсәй Федерациясенең алтын гербы төшерелгән документ бирелә.

Паспорт үз хуҗасының хокукларын, шулай ук Ватан алдындагы бурычларын раслый. Яңа ел алды көннәрендә районыбызның 10 яшь гражданинына тантаналы төстә Рәсәй Федерациясе гражданины шәхесен раслаучы документ тапшырылды. 2017 елга әлеге яшүсмерләр дәүләтебезнең чын гражданнары булып аяк басачаклар.
Тантана барышында Балтач районы ГХАТ (ЗАГС) бүлеге җитәкчесе Люция Нигмәтҗанова балаларга паспортның барлыкка килгән тарихын сөйләп үтте һәм балаларның хокукый белемнәрен тикшерде.Балалар барлык сорауларга да уңышлы җавап бирде. Шулай ук яшь паспорт ияләрен ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин, Балтач бистәсе буенча федераль миграция хезмәте идарәсенең белгече Людмила Хөснетдинова да тәбрикләп үттеләр, дип хәбәр итәләр район ГХАТ бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250