Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Пенсия күп булсын өчен нишләргә?

Миңа – 55 яшь, шуңа күрә соравым пенсия турында булыр. Хәзер хезмәт хакының зур булуы пенсиягә тәэсир итәме икән? Пенсия күп булсын өчен нишләргә кирәк?

Миңа – 55 яшь, шуңа күрә соравым пенсия турында булыр. Элек хезмәттәшләрем пенсиягә чыгар алдыннан өстәмә эшләр алып, ничек тә хезмәт хакын күбәйтергә тырыша иде. Хәзер хезмәт хакының зур булуы пенсиягә тәэсир итәме икән? Пенсия күп булсын өчен нишләргә кирәк?

Фәния Вәгыйзова.
Казан

Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге матбугат хезмәте:

Пенсиягә түбәндәгеләр йогынты ясый:

– хезмәт хакы күләме. Хезмәт хакы никадәр зуррак икән, пенсия дә шуның кадәр зуррак була. Тик эш бирүче үз хезмәткәре өчен мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе системасына взносларны тулы күләмендә кертмәсә (әйтик, хезмәт хакын «конверт»та түләсә), пенсия аз чыга;
– эш стажы (иминиятләштерү взнослары түләнелгән очракта). Эш, ягъни иминиятләштерү стажы никадәр озынрак булса, пенсия коэффициенты күләме дә югарырак дәрәҗәдә билгеләнә;
– пенсия билгеләүгә ничә яшьтә мөрәҗәгать итү. Пенсия билгеләү өчен, пенсия яшенә җиткәч үк түгел, ә соңрак мөрәҗәгать иткән очракта, аның күләме һәр ел саен арттырыла.
Моннан тыш Ерак Төньякта яки шул төбәккә тигезләштерелгән урыннарда эшләү яки яшәү дә пенсия күләменә йогынты ясый.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: хезмәт карьерасының соңгы 1-2 елында гына зур хезмәт хакы алып эшләү пенсиянең күп чыгачагын аңлатмый. Пенсия исәпләгәндә, бөтен хезмәт эшчәнлеге: соңгы еллардагы гына түгел, бәлки, бөтен хезмәт эшчәнлеге дәверендәге эш хакы исәпкә алына.

Игътибар! Теләгендә булган теләсә кем Россия Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинетына кереп, күпме шәхси коэффициент җыюын һәм пенсия калькуляторы ярдәмендә булачак пенсиясе күләмен якынча исәпләп чыгара ала.

Исегезгә төшерәбез: пенсия алу өчен минималь пенсия коэффициентына һәм минималь стажга ия булу кирәк. 2020 елда минималь эш стажы – 11 ел һәм минималь пенсия коэффициенты – 18,6.

Ватаным Татарстан

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия