Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Пенсиягә өстәп түләү программасы озынайтылды

Пенсиянең тупланма өлешенә дәүләтнең өстәп түләү программасы буенча аңлатуыбызны сорап редакциягә мөрәҗәгать итүчеләр байтак. Шул уңайдан без Балтач районы Пенсия фонды идарәсе белгече Ләйсән Сөнгатуллина белән сөйләштек.

- Ләйсән Габделбәровна, бүген әлеге программага кереп буламы?
- 2014нче елның 4 ноябрендә 345нче номерлы Федераль Закон кабул ителде. Хәзер әлеге программага керү мөмкинлеге 31нче декабрьгә кадәр озынайтылды. Программага керүчеләр гариза язган вакытта пенсия алучылар булып торса, дәүләтнең өстәп түләвен ала алмыйлар. Әмма бу яңалык 2013нче елның 1нче октябренә кадәр программага керүчеләргә кагылмый.
- Программага яңа керүчеләр беренче взносны кайчан күчерергә тиеш?
- Беренче взносны 2015нче елның 31нче гыйнварына кадәр күчереогә кирәк.
- Программа турында тулырак аңлатып үтсәгезче.
- Программа гариза биргән көннән алып 10 ел эшли. Гаризаны Пенсия Фонды идарәсенә килеп язарга кирәк. Ел саен кимендә 2 мең, ә иң күбе 12 мең сум акча күчерергә мөмкин һәм бу взноска дәүләт бермә-бер акча өсти. Әмма бу акчаны яшь буенча пенсиягә чыккач кына алып булачак.
- Аны ел саен алып булачакмы?
- Программада катнашучылар 2015нче елда пенсияләренең тупланган өлешен ала ала. Ә киләсе елда взнос кертүчеләр бу акчаларны 5 елдан сон гына ала алачак.
- Берзаман миңа да пенсия яше җитәр. Программа минем өчен отышлымы?
- Отышлы. Биш ел буе акча туплана. Взносны гариза нигезендә дәуләтнеке яки дәүләтнеке булмаган Пенсия фондына күчерергә була. Взноска дәуләт өстәп түләгәннән тыш, Пенсия фонды да хәленнән чыгып, процентлар өсти ала.
- Программага кереп тә, взнос күчермәсәм...
- 26нчы декабрьгә кадәр беренче взносларны кертергә мөмкин әлэ. Ә инде аннан соң да күчермәсәң, программадан төшеп каласың.
Фото: http://adminokt.ru/informacionnyj-blok/pensionnyj-fond/programma-sofinansirovanija-pensii/
Әңгәмәдәш - Гөлзидә Газизуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250