Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Петуния яктылык ярата...

Бу чәчәкнең орлыкларын февральдә үк утыртыгыз.

Петуния — күпчелек хуҗабикәләрнең яраткан чәчкәсе. Җәй башыннан көзгә кадәр аллы-гөлле чәчәкләре белән бакчаны бизи ул. Петуния шулай ук төрле савытларда, кашпода үрмәләп үсә һәм бик матур күренә. Иртә чәчәк атсын өчен кайбер хуҗабикәләр аны февраль аенда утыртырга тырыша. Бу эш өстәмә яктырту чаралары булганда гына нәтиҗәле була. Март кояшы елмая башлау белән утырткан орлыклар да әллә ни калышмый, яхшылап тәрбияләгәндә нык һәм чыдам үсентеләр бирә.


Бу чәчәк үсентеләрен үстерүнең ысуллары байтак, шулай да һәр хуҗабикәнең үз тәҗрибәсе бардыр, мөгаен. Петуниянең орлыклары бик вак, шуңа да аларны ак кәгазьгә салсаң, утыртканда берәмләп алуы җиңелрәк. Үсентеләр өчен бакчадан алынган балчык, янган тирес һәм ком кушылган җиңел составлы туфрак әзерләргә, аңа бераз гына көл кушарга кирәк. Яхшылап буталган туфракны төсле пластмасса стаканнарга (алар үтә күренмәле булмасын) яртылаш салгач, сыек алсу төстәге марганцовкалы су сибәсең. Һәр стаканның уртасына берәр орлык салып, сак кына сиптергечтән (пульверизатор) чиста су сиптерәсең. Бераз җылытылган кар суы булса, аеруча яхшы. Грануллы орлыкларның ак составы су белән эреп төшәргә тиеш.


Петуния орлыклары бары тик яктыда гына чыга, шуңа алар өстенә ком да, туфрак та сипмиләр. Бары тик стакан өстен үтә күренмәле полиэтилен кисәге белән каплап, аны резинка белән эләктереп куярга кирәк. Җылы урында орлык дүрт-биш көндә шытып чыга. Көненә бер-ике тапкыр ачып җилләтеп, җыелган су тамчыларын сөртеп торырга, туфракны киптермәскә, сиптергечтән сак кына су сиптереп торырга кирәк. Үсентеләр өченче яфрак чыгармыйча, өстенә япкан полиэтиленны алмагыз, бары тик энә белән берничә урыннан тишкәләп чыгыгыз.
Нечкә булып үсеп киткән очракта, үсентене яфракларына кадәр җайлап кына ком белән күмдерергә кирәк. Ныгып киткәч, өстен ешрак ачарга һәм түбән температурага тәрәзә төбенә куярга була. Болай иткәндә үсентене күчереп утыртмыйча, төбенә туфрак өсти-өсти үстерергә дә була. Күчереп утырткан очракта, үсентеләрне ике көнгә салкын караңгы урынга куеп торыгыз. Алар авырмасын өчен алсу төстәге марганцовкалы су сибәргә кирәк. Иң яхшысы — кар суы. Ул үсентеләрне ныгыта, тукландыра. Апрель аенда көндезен тәрәзәне ачып чыныктырырга яисә теплицага чыгарып куярга да була. Бераз гына көч түгеп, күңел биреп эшләгәндә, бик матур петунияләр үстерергә мөмкин.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова

     Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе