Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Посылкаларны исемләп җибәрәләр (фото)

Гуманитарканы тапшыра алгач, иңнәреннән авыр йөк төшкәндәй була

Украинада барган махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә ярдәм илтү дәвам итә. Кариледән Тәлгать Газизовның да үз машинасы белән гуманитар ярдәм алып баруы дистә мәртәбә булды инде. Узган елның 25 декабрендә ярдәмне төяп янә юлга кузгалды, 31 декабрьгә кайтып җитте. — Ничә тапкыр барганны санап утырган юк инде, — ди Тәлгать Газизов. — Бу юлы Сабадан Җәмил абый белән бардык. Менә ул егерме икенче мәртәбәсен барды бугай инде. Әле дә шунда, Луганда калды, улы СВОда аның, күрешә алмадылар, улын эзләп калды.

Һәр рейсы саен Тәлгать абыйның гаиләсе аның өчен ут йота. Без бармасак, кем бара анда, ди Тәлгать Газизов патриотик рухта, машина да таба алмыйлар бит кайчак. Норма авыл җирлегеннән киткән җиде егеткә исемләп посылка җибәрәләр, һәрберсенә 10-15ләп туры килә икән, шунда батальондагылар барысы да бер-берсе белән бүлешәләр.

Тәлгать абыйның әтисе, мәрхүм Әхәт Насыйбуллин Бөек Ватан сугышында дошманны Герман җиренә кадәр куа барган кеше. Хәзер менә Тәлгать абый әтисе йөргән эзләр буйлап үтә, анда совет солдатына куелган обелисклар да әйбәт саклана, аларны карап, кадерләп торулары күренеп тора, ди. Гуманитарканы тапшыра алгач, иңнәреннән авыр йөк төшкәндәй була, менә бу юлы машинага дигән кыйммәтле кирәк-яракларны тапшыра алмый озак көткәннәр, элемтә юк, егетләр 40 километр эчтә. Ике тәүлектән соң гына егетләр позициядән чыккан. Калдырып китмәгәннәр, кулларына тапшырып, тыныч күңел белән кайтыр юлга кузгалганнар. Шундый ун районда булып, алып килгән ярдәмне ышанычлы кешеләргә калдыра алганнар.

— Шәүкәт Гаязовның да гуманитар ярдәм булдыруда роле зур, Җәмил абыйга җиңел машина белән барырга туры килгәнлектән, монысында Сабаныкын да төяп кайтты ул. Әле менә бер машина юнәткән, шуны ремонтлаттырып, февраль аенда егетләргә илттерергә җыена.

erid: 2VtzqwTSgT9

Тәлгать Газизовның курыкмыйча куркыныч яный торган урыннарда булуы соклану тудыра, әлбәттә. Хәрби хәрәкәт ветераны да түгел ул, әмма курку белмәс йөрәге егетләргә ярдәм итәргә этәрә, Әфганстанга кертәселәре иде безне дә, — ди ул хәрби хезмәттәге чагын искәртеп, — Әфганның кырыенда әзерләгәннәр иде инде, кертә алмый калдылар.
Быел да Тәлгать Газизов изге ниятендә калырга уйлый. Ничек тә егетләргә ярдәм итәсе, ничек тә җиңүне якынайтасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqwTSgT9