Авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү буенча район республикада алдынгы урында бара. Ләкин җитештерү күрсәткечләренә генә басым ясап, эшчеләрнең социаль-көнкүрешен яхшырту, аларның сәламәтлекләрен кайгырту икенче планга куелырга тиеш түгел.
Соңгы елларда авыл хуҗалыгында эшкә калырга теләк белдерүчеләрнең сизелерлек кимүе беребезгә дә сер түгел. Яллары да бар, акчасында вакытында түлиләр дип, яшьләр шәһәргә китү ягын карыйлар. Шәһәрләрдә эш шартларының да заманча булуына басым ясыйлар.
Дөресен генә әйткәндә, авыл хуҗалыгында кадрлар мәсьәләсе бик кискен тора. Әле 2009нчы елда гына бу тармакта 3691 кеше эшләгән булса, узган ел ул 2595 кенә иде. 30 процентка якын кимегән. Штат кыскартулар булгандыр дип әйтерсез. Бер генә хуҗалыкның да штатларны кыскартканы юк. Киткән кешенең эшен авылда калганына өстәргә туры килә. Нәтиҗәдә хезмәткәрләргә йөк арта, эш авырлаша. Бу үз чиратында, коллективта ризасызлык китереп чыгара.
Монда эшчеләрне яклауда профсоюзлар зур эш башкара алыр иде. Шуңа күрә Татарстан хөкүмәте, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы инициативасы шактый вакыт онытылып торган бу оешмаларның эшчәнлеген кабат җаңландыру буенча 2010 елдан конкрет чаралар күрелә башлады.
Тормыш күрсәткәнчә, коллективның югары җитештерүчән һәм икътисади яктан ныклы булуында эшчеләрнең сәламәт һәм куркынычсыз эшләүләре мөһим. Әгәр ул айлар буе хезмәт хакы алмаса, сәламәтлеге начар булса һәм эш урыннары, башкарасы хезмәте тиешле таләпләргәтуры килмәсә, аннан югары җитештерүчәнлек көтеп булмый.
Районыбыз авыл хуҗалыгы оешмаларында хезмәткә түләү ел саен арта. 2010 елда уртача хезмәт хакы 8007 сум булса, узган ел 16228, ә быел ярты елда 16758 сум тәшкил итте. «Труд», Яңа тормыш», Тимирязев исемендәге хуҗалыкта ул 18 мең сумнан артып китсә, «Дуслык», «Алга», «Борнак», «Уңыш» хуҗалыкларында 15 меңгә дә тулмый. Җитәкчелек белән аңлашып, эшләүчеләрнең хезмәтенә тиешенчә түләүне тәэмин итүне профсоюзлар үзләренең мөһим бурычларының берсе дип саный.
2014 елда авыл хуҗалыгында эшләүче 91 кеше саноторияләрдә ял итеп кайтты, аларның 61е ташламалы профсоюз юлламалары белән. Бүген дә профсоюз членнары ташламалы юлламалар белән Бәкер, Минводы, Жемчужина, Васильева, Ливадия санаторияләрендә сәламәтлекләрен ныгыта алалар, юлламаларның 15 % бәясен Татарстан Республикасы профсоюзлар Федерациясе күтәрә.
Хәзер авыл хуҗалыгы оешмаларында техника һәм технологик җиһазларның нык искерүе күзәтелә. Бу эш вакытында бәла-каза килеп чыгу мөмкинлеген арттыра. Монда да эшчеләрне, беренче чиратта, профсоюзлар яклый. Урыннарда тиешле эш шартлары булдыруны таләп итә, Бәлагә тарганнарның мәнфәгатьләрен яклый.
2011 елда - 13, 2013тә - 7, 2014тә - 2 авыр бәхетсезлек очрагы теркәлде. Кайбер хуҗалыкларда эшләүчеләр белән үзвакытында инструкцияләр үткәрелми, документлар тәртиптә түгел. Эшчеләрне тиешле эш киемнәре белән тәэмин итү, әйләнә торган механизмнарны тиешле капкачлар белән каплау, гомумән эш урыннарында һәр төрле куркынычсызлык саклау... болар барысы да профсоюзлар эшчәнлегенең мөһим өлеше булып тора.
Бүген район авыл хуҗалыгы профсоюзлары оешмасында 1373 кеше бар. «Кызыл юл», «Татарстан», «Яңа тормыш», «Активист» хуҗалыклары профсоюз оешмаларының эшчәнлеге мактауга лаек. Бүген авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең 53 проценты гына профсоюзда член булып тора. Һәм торганнары моның өчен бер дә үкенмиләр. Чөнки теләсә нинди авырлык килгәндә аларга иң элек профсоюз ярдәмгә килә.
Киләчәктә безнең сафларыбыз тагын да артуына, җитәкчелек белән ике арадагы килешүләрне һәр икеяк өчен дә фаөдалы итеп үтәп, эшче халыкның социаль-көнкүреш, ял шартларын яхшырту юнәлешендә дә профсоюзлар елдан- ел нәтиҗәлерәк эш күрсәтә.
Хәлим Рәхимуллин,
авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре
профсоюзының район
комитеты рәисе.
Фото: hhttp://rt1935.narod.ru/toppage4.htm
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев