Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Путин Болгарда Ислам кабул итүнең 1100 еллыгын дәүләт дәрәҗәсендә уздыруны хуплады

Русия мөселманнары өчен мөһим датаны зурлап уздыруны Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин тәкъдим итте.

Русия мөселманнары өчен мөһим датаны зурлап уздыруны Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин тәкъдим итте.

Русия Президенты Владимир Путин Болгар дәүләтенең Ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулуны "дәүләт дәрәҗәсендә" уздыру тәкъдимен хуплады. 2022 елда бу бәйрәмне зурлап уздыруны Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Президентның дини берләшмә җитәкчеләре белән очрашуы вакытында Русия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин тәкъдим итте. Очрашу видеоконференция рәвешендә узды.

"Русия мөселманнары исеменнән, хөрмәтле Президент әфәнде, Сезгә мөрәҗәгать итәм: бу датаны билгеләү дәүләт дәрәҗәсендә узсын иде, ә Русия мөселманнарының үсеп килүче буыны, барлык диннәрдәге балалар, үсмерләр бу әһәмиятле тарихи дата аша тату, дус яшәүнең, Русия җирендә халыкларның туганлык һәм бердәмлек традицияләрен үзенә сеңдерсен иде", - дип мөрәҗәгать итте мөфти.

"Шунысы аеруча мөһим: Ислам Идел буенда халыкларның ирекле сайлавы нәтиҗәсендә кабул ителгән, һәм аннан бары тик тыныч юл белән, көч кулланмыйча таралган", дип ассызыклады Гайнетдин.

Путин аның тәкъдиме белән килешүен белдерде.

"Лаеклы дәрәҗәдә әзерләнербез, вакыт әле бар, нәрсә һәм нинди вакыт эчендә эшләргә кирәклеген сезнең белән фикерләшербез, нинди чаралар уздырырга кирәк, без моны үзебез эшли белгәнчә яхшы итеп, дәүләт дәрәҗәсендә эшләрбез", - диде Путин.

Чыганак: Кызыл таң ; фото: www.azatliq.org

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин