Пыжмарада төрле программалар ярдәмендә проблемалар хәл ителеп бара (+фото)
Пыжмара авыл җирлеге Татарстан Республикасының иң төньягында урнашкан, район үзәгеннән дә, республика башкаласыннан да иң ерак җирлекләрнең берсе, шуңа да подрядчиклар безнең белән эшләргә атлыгып тормый, дип җиткерде Рафил Хәлифович.
Авылларда һәрдаим су, ут, юл проблемалары булды, ләкин соңгы елларда җыела башлаган үзара салым акчасы әлеге юнәлештә уңышлы гына эшләргә мөмкинчелек бирде. Пыжмара авыл җирлеге белән дә шулай ук. 2014 елда биредә бер кешедән 200 сум акча җыелса, 2015-2016 елларда - 500, ә 2017 елда 650 сум күләмендә җыелган һәм дүрт елга барлыгы, республикадан кайтканы белән бергә, 5 миллион 194 мең 600 сумны тәшкил иткән. Әлеге акчаларга Сәрдек авылында тузган су линиясе алыштырылып, су кудыру башнясы капиталь ремонтланган. Шуның ярдәмендә моңарчы сусыз тилмергән авыл бүгенге көндә рәхәтләнеп суга кинәнеп яши. Иске Пукшинер, Югары Сәрдек авылларында шулай ук авылларны су белән тәэмин итү линияләре ремонтланган. Пыжмарада тузган күпер урынына яңасы төзелгән. Авылларда барлык урам һәм тыкрыкларны җирле карьер ташы белән төзекләндереп чыкканнар. Ә быел җыелган акчага Пыжмараның Новая урамына комлы вак таш катнашмасыннан (ЩПС) юл эшләнәчәк, Әтнәдә дә шундый ук эшләр башкарылачак. Сәрдек авылында балалар мәйданчыгы һәм күпер төзү күздә тотыла. Югары Сәрдектә 210 метр зират коймасы корылачак. Иске Пукшинерда урам яктырткычлары алыштырылачак, янгынга каршы җиһазлар куелачак.
Халык, әлбәттә, бу эшләрне күрә, үзләренең акчалары кайда тотылганнан алар хәбәрдар, шуңа да үзара салымны җыю проблемалар да тудырмый. Йортларның төзеклеге, зурлыгы биредәге халыкның тырыш һәм патриот булуын раслый. Чөнки зур-зур өйләр җиткереп, кем генә шәһәр фатирына чыгып китәргә атлыгып торыр икән?! Киресенчә, мал-туарын үстереп, мөгезле эре терлек башын арттырып, алар киләчәкләренең нык булуы өчен дип тырышып-тырмашып яши. Шуның нәтиҗәсе буларак, җирлек 2016 елда "Мөгезле эре терлек санын саклау" номинациясендә Татарстан Дәүләт советының мактау таныклыгына да лаек булган.
Җирлектә 12 шәхси эшмәкәр бар, шуның өчесе крестьян-фермер хуҗалыгы тотучылар. Соңгы елларда пай җирләрен алып, анда уңыш үстерүчеләр дә күбәеп бара икән. Мәсәлән, андыйларга тырыш һәм хезмәт сөючән Хисамовлар гаиләсен кертер идем. Алар КФХ буларак теркәлеп, 7 баш сыер үстерәләр. Әле тагын да арттыру исәбе белән яшиләр. Ә менә Фазыловлар гаиләсе сыер, атлар асрап кына аптыратмады мине. Шундый зур хуҗалыкны алып барып та, Фаил абый иҗат эшенә дә вакыт таба - картиналар яза икән. Менә бит, булдырам дигән кешегә киртәләр юк шул. Әтнәдән бертуган Фәнил, Фәнис, Рафис Шакировлар да бер эш белән генә тукталып калмыйлар, өчесе дә дистәдән артык мал үстерәләр, кулдан техника ясау белән мавыгалар, пай җирләрен алып, үзләренә мал-туар асрарлык файдасын күрәләр. Гомумән, халык мал башын арттыру яклы гына икән һәм иң беренче чиратта бу сөткә бәяләрнең югары булуы белән бәйле.
Биредә халык өчен кирәкле бөтен социаль объектлар да тулы куәтенә эшләп тора, аларның материаль-техник базасы да бүгенге көн таләпләренә җавап бирерлек. Соңгы 5 елда республика программалары нигезендә күләмле генә эшләр дә башкарылган: Әтнә авылында күпфункцияле үзәк төзелгән, Пыжмара мәктәбенә капиталь ремонт үткәрелгән, Иске Пукшинер һәм Югары Сәрдек авылларына һәм урамнарына комлы вак таш катнашмасыннан "МДСУ-1" оешмасы тарафыннан юллар салынган, Сәрдекнең Тынычлык урамының юлы яңартылган. Быел исә, "Чиста су" программасы нигезендә Пыжмара авылын су белән тәэмин итү планга кертелгән. Аны эшләү барышында юл бозылу сәбәпле, аннары юл эшләнәчәк, ансы инде үзара салым акчасыннан каралган.
Җирлекнең яшәеше, үсеше һәм халыкның тормыш дәрәҗәсе, әлбәттә, җитәкчелеккә дә бәйле.Биредә иң катлаулы бурычларны хәл итәргә сәләтле халык һәм җитәкчелек яши. Алар көндәлек тормыштагы хезмәтләре белән генә түгел, ә район күләмендә үткәрелүче чараларда актив булулары белән дә мактала ала. Алар һәрдаим үткәрелүче спорт ярышларында катнашып, җиңүчеләр рәтеннән төшми йөри. Мәсәлән, "Әти, әни һәм мин - спортчы гаилә" конкурсында гына да соңгы берничә елда гел җиңү яулап килгәннәр. Башка төр ярышларда да сынатмыйлар. Спорт белән генә түгел, биредә мәдәният белән кулга-кул тотынып яшәүчеләр дә күп. Һәрбер чарада катнашып, призлы урыннарга ирешеп, алар үзләренең җыр-моң дәрьясы дулкынында оста йөзүче булуларын да дәлилләп киләләр.
Дөрес, авылларда бар да ал да гөл түгел, мәсәлән, демографик хәлләре начар. 2016 елда туучылар саны 8 булса, бакыйлыкка күчүчеләр 11 булган. Пропискадан төшеп чит җирләргә китүчеләр 24 булса, бу җирлектә төпләнүчеләр 7 генә кеше.
- Моның сәбәбен балалар аз туу яки үлем очракларының күп булуы белән генә аңлатып булмый. Авылда яшьләр сирәк кала, алар шәһәр җирендә үз куышын булдырып, шунда күченеп китәләр. Югыйсә, авылда да тормыш шартлары елдан-ел уңайлана бара, - ди Рафил Хәлифович. Ә бит моның асылында "Кама" күмәк хуҗалыгының гөрләп эшләп баруы ята. Чөнки авылның иң тырыш халкы хуҗалыкта хезмәт куеп яши.
- Без "Кама" хуҗалыгы белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Матди ярдәм кирәк чакта һәрдаим диярлек аларга мөрәҗәгать итәбез. Рәхмәт, мөмкинчелектән чыгып ярдәмнәреннән ташламыйлар. Урамнарны чистарту, халыкны су белән тәэмин итү, авыл көтүлекләрен, җирлек территориясен тәртиптә тоту эшләрендә "Кама" хуҗалыгы булмаса, бик авырга туры килер иде безгә, - җирлек башлыгы.
Киләчәккә билгеләнгән максатлары да җирле халыкның көнкүрешен яхшырту белән бәйле аларның: Пыжмара-Әтнә юлына капиталь ремонт үткәрү, һәйкәлләрне ремонтлау, картайган агачларны кисү, чишмәләрне карау һәм башкалар. Максатсыз кеше - өметсез кеше дияр идем. Ә биредә андыйлар юк, димәк иң еракта урнашкан җирлек тә башкаларны көнләштерерлек итеп яшәвен дәвам итәчәк әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев