Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Райондашларыбыз бүләкләнде

Хезмәтенә күрә хөрмәте.

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, район халкына социаль хезмәт күрсәтүгә зур өлеш керткәне һәм 55 яшьлек юбилее уңаеннан, социаль хезмәткәр Дидария Мансур кызы Закирова Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. 
***
Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, районның финанс системасы үсешенә зур өлеш керткәне һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан, ТР Финанс министрлыгы Казначылык департаментының Балтач районы территориаль бүлеге җитәкчесе Илнар Нургаян улы Сафин Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде. 
***
Озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре, район үсешенә зур өлеш керткәннәре һәм юбилейлары уңаеннан, Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

  • Мәдәния Гали кызы Мөхәммәтгалиева — Комаров-Завод авылыннан хезмәт ветераны;
  • Зыятдин Нигъмәтулла улы Нигамәтуллин — Бөрбаш Сәрдегәне авылыннан хезмәт ветераны;
  • Зөлхәбирә Габидулла кызы Заһидуллина — Бөрбаш авылыннан хезмәт ветераны;
  • Мөнирә Әсадулла кызы Яруллина — Чапшар авылыннан хезмәт ветераны.

***
Балтач муниципаль районының социаль-икътисадый үсешенә зур шәхси өлеш керткәне, анда яшәүчеләр алдында аерым казанышлары өчен депутат, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Әсгать улы Ногаев «Балтач муниципаль районы алдындагы казанышлары өчен» медале белән бүләкләнде. 
***
Сайлау кампанияләрен әзерләү һәм уздыру буенча участок сайлау комиссияләре составында уңышлы эшләгәннәре өчен Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

  • Лилия Рәйхан кызы Бариева — 1069 номерлы участок сайлау комиссиясе рәисе;
  • Айрат Габделмарат улы Сөләйманов — 1071 номерлы участок сайлау комиссиясе рәисе; 
  • Зөлфия Альберт кызы Әшрәфҗанова — 1092 номерлы участок сайлау комиссиясе рәисе;
  •  Алсу Тәбрис кызы Галимҗанова — 1091 номерлы участок сайлау комиссиясе секретаре.

***
Балтач муниципаль районының социаль-икътисадый үсешенә зур шәхси өлеш керткәне, анда яшәүчеләр алдында аерым казанышлары өчен «Якты юл» җәмгыяте механизаторы Нуртдин Юсуп улы Гайсин «Балтач муниципаль районы алдындагы казанышлары өчен» медале белән бүләкләнде. 
***
Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, районны газ белән тәэмин итүгә зур өлеш керткәне һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан, «Балтач газы» идарәсенең слесаре Рафил Рәфхать улы Муллагалиев Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде. 
***
Нәтиҗәле хезмәтләре, район объектлары төзелешенә һәм капиталь ремонтына зур өлеш керткәннәре өчен Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

  • Фәнис Салих улы Гыйззәтуллин — «Водстрой» оешмасы каменщигы;
  • Артур Илнур улы Исаев — «Водстрой» оешмасында төрле эшләр башкаручы;
  • Рифкать Рәмис улы Мөхәммәдиев — «Гранит» оешмасының монтажчысы;
  •  «Строймастер» оешмасы коллективы.

***
Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, шәхси эшмәкәрлек үсешенә зур өлеш керткәне һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан, шәхси эшмәкәр И.Г. Галиуллинда шофер булып эшләүче Рафаэль Равил улы Хәбибуллин Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. 
***
Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, районны газ белән тәэмин итүгә зур өлеш керткәне өчен «Балтач газы» идарәсенең кадрлар буенча әйдәп баручы белгече Рәхилә Харис кызы Хөснетдинова Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев