Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Райондашыбыз Рамил Шәраповның имгәнгән кулын төзәткән

«Балтачка эшләр буенча барган идем, кулны да турайтып җибәрделәр! Равилә апага рәхмәт», — дип язган артист.

Артист, юморист Рамил Шәрапов быел Сабан туенда кулын имгәтеп, берара гипс белән йөрде. Күптән түгел ул имгәнгән кулын Балтачта сөяк утыртучы Равилә апага күрсәткән. «Балтачка эшләр буенча барган идем, кулны да турайтып җибәрделәр! Равилә апага рәхмәт», — дип язган артист.

Равилә апа Рамилнең кулындагы төрле нокталарга басып карый һәм авырткан урыннарны эзләп таба. «Монда карама, мин үзем эшлим аны, тимим мин сиңа», — дип шелтәли халык табибы Рамил Шәраповны.

Равилә апа артистның кулында куркырлык берни дә булмавын әйтә. «Аңладым мин сине, бернәрсә дә юк монда, шундый әйбәт монда, бернәрсә дә юк», — диеп ул, Рамилнең кулын кисәк шыртлатып ала.

 

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев